6 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 2.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.29 сәгать.
Үзгәрү һәм үзгәртүләр көне. Үткәндә булган хәлләрнең кабатлану ихтималы зур. Күбрәк аралашу, яңа белем алу, һөнәр өйрәнү хуплана. Ач торырга ярамый. Кан тамырлары системасы, буыннар, тире, йөрәк зәгыйфь. Иң әйбәт ризык – балык, цитрус җимешләре, чикләвек.
Гемоглобинны күтәреп була
Кандагы гемоглобин микъдарын күтәрү өчен, яртышар стакан чистартып төелгән әстерхан чикләвеге, бал, йомшак атланмай һәм какао порошогын кушып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 10-12 көн. Анализ биреп, гемоглобин микъдарын тикшергәч, кирәк булса, тагын бер курс үтәләр.
7 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.14 сәгатьтә калка, 3.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.24 сәгать.
Иң әһәмиятле эшләрне башлау көне. Киңәшләргә колак салу, физик эш белән шөгыльләнү, яңа белем алу мәслихәт. Ач тору, эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Күзләрне арытырга, сагышка, төрле шик-шөбһәләргә бирелергә ярамый. Бизләр системасы, аяк, кан тамырлары зәгыйфь. Балан, борчак, фасоль, арпа ашау файдалы.
Чикләвек сихәт бирә (1)
Чикләвек кандагы начар холестеринны киметә, шикәрне исә кирәкле микъдарда саклый, сөякләрне ныгыта. Көзен, кышын һәм иртә язда даими рәвештә чикләвек ашарга кирәк, тик бу вакытта үсемлек мае куллануны киметү зарур. Кан басымы югары булганда, әстерхан чикләвеге төшләре арасындагы ярты стакан вакланган элпә өстенә 1 стакан кайнатып суытылган су салып, 10-12 көн буе ябык савытта кояшта төнәтәләр, сөзеп, 1 ай буена көненә 1әр чәй кашыгы эчәләр.
8 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.42 сәгатьтә калка, 4.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.19 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, явызлык белән көрәшергә әзер булырга кирәк. Бүген кеше вәсвәсәләргә тиз бирешүчән, шунлыктан тойгы-кичерешләрне йөгәнләү зарур. Ач тору файдалы. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Алма, кәбестә, сарымсак ашаудан тыелып торып, балан, кычыткан, мүк җиләге согы эчү хуплана. Өй җыештыру өчен яхшы вакыт.
Чикләвек сихәт бирә (2)
Атеросклероздан интеккәндә, тигез күләмдә әстерхан чикләвеген һәм балны кушып, 2-3 атна буе иртән һәм кичен ач карынга ашыйлар. Салкын тиюдән саклану өчен, 10 әстерхан чикләвеге төшен ваклап, кайнатып суытылган ярты стакан суга салалар, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр, 2 чәй кашыгы бал кушалар да, көн саен 1әр аш кашыгы эчәләр. Анемия булганда, көн саен 2 аш кашыгы пестә (фисташка) чикләвеге төшен ашап дәваланып була.
9 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.08 сәгатьтә калка, 6.21 сәгатьтә бата. 6 сәгать 39 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 13.15 сәгать.
Һәрнәрсәдә тынычлык саклау мөһим. Ай тулган көндә хисләр ташып түгелергә җитә, яңа фикерләр берсе артыннан берсе туып кына тора. Бүген хәтта бөҗәкләрне дә үтерергә ярамый. Сәнгать белән шөгыльләнү рәхәтлек китерә. Кан авырулары кискенләшергә, талак авыртырга мөмкин. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь.
Күрәгә дәвалый
Туры эчәк чатнаганда, көн саен болай дәвалану булыша. 1 стакан күрәгәне кичтән 2 стакан кайнар суга салалар да, төне буе төнәтәләр. Көндез 3кә бүлеп, ашар алдыннан, күрәгәсен ашап, суын эчәләр. Дәва курсы – 10 көн.
10 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.33 сәгатьтә калка, 7.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.10 сәгать.
Яшәеш, мәхәббәт, иҗат шатлыгы көне. Бу тәүлектә кавышкан гаиләләр уртак мәхәббәтле һәм озын гомерле була. Бернәрсә дә планлаштырмау хәерле. Авыр эш белән шөгыльләнергә кирәкми. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала, күп йокламаска кирәк. Эчәклекне чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Калий җитешми
Калий җитешмәгәндә, организм тиз арый, кан басымы сикерә, мускулларда кинәт авырту барлыкка килә, шеш һәм күгәргән урыннар озак төзәлми. Бу очракта калийга бай цитрус җимешләре, банан, авокадо, мүк җиләге, нарат җиләге, карбыз, кавын, кызыл карлыган, шәфталу, күрәгә, караҗимеш, йөзем; карабодай, дөге, солы, арпа, бодай ярмалары; кишер, бәрәңге, чөгендер, кыяр, томат, редис, ташкабак, кабак, кәбестә; бал; кориандр, петрушка, рәйхан, укроп, эстрагон, орегано (мәтрүшкә), паприка, куркума, зәгъфран, ачы борыч ашау файдалы. Ә инде калий кирәгеннән артык керсә, бөер ташы авыруы башланырга, йөрәк эшчәнлеге бозылырга, бөерләр авыртырга мөмкин. Моннан саклану өчен, рационга кальцийга бай ризыклар кертү зарур – ул калийның үзләштерелүен әкренәйтә. Кальций сыр, йогурт, сөттә күп.
11 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.59 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.05 сәгать.
Алдану, ялганга бай көн. Кәеф начарланырга, депрессия башланырга мөмкин. Тире, бөерләр, баш, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунча керү, массаж ясату, ач тору файдалы. Ай Кучкарда вакытта энергия торгызыла, тик хәлсезләнгәнче эшләү бик куркыныч. Күзләрне арытмау мөһим.
12 сентябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.28 сәгатьтә калка, 10.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.01 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Элемтәләрне чикләргә, күз тиюдән сакланырга кирәк. Бурычка бирергә дә, алырга да ярамый. Баш бик шәп эшли, күпләгән конкрет фикерләр туа. Сизү әгъзалары, сукыр эчәк, арканың өске өлеше, калак сөякләре зәгыйфь.
Ташкабак вареньесы
Ташкабакны кабыгыннан һәм орлыкларыннан чистартып, шакмаклап турыйлар, кайнап торган шикәр ширбәтенә (1 килограмм ташкабакка – 1,2 килограмм шикәр, 1 стакан су, 1 стакан сырганак (облепиха) согы) салалар. Уттан алып, 8 сәгать суыталар. Аннан соң утка куеп, кайнатып чыгаралар да, 5 минут кайнаткач, сүндереп, 10 сәгать суыталар. Шулай 4 тапкыр кабатлыйлар. Соңгы тапкырында 3 грамм лимон кислотасы өстиләр.