Бәйгедә Гөлшат Уитни Хьюстонның «I Have Nothing» җырын башкарды. “Слепое прослушивание”дә якташыбыз уңышлы чыгыш ясады. Аңа таба борылган Градский һәм Билан арасыннан ул беренчесен сайлады.
Гөлшат эстрада вокалы мәктәбендә, скрипка буенча музыка мәктәбендә укыган, шулай ук фортепиано, гитара, барабанда да уйнау серләрен дә яхшы белә. Хәзер ул – Югары икътисад мәктәбе студенты.