Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Алабугада Ford Sollers өчен белгечләр әзерләү үзәге ачты

Бүген ТР Президенты  үзенең эш сәфәре кысаларында Алабуга политехник көллиятендә булды. Биредә уку йорты базасында «Алабуга» МИЗ өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәге ачылды.

Рөстәм Миңнехановны вице-премьер – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде.

Бөтен республика буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре составындагы мондый үзәкләр нибары бишәү генә. ТР Президенты сүзләренчә, киләчәк - уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз эшләүче шундый үзәкләрдә. Мондый укыту схемасы бизнеска кирәкле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

«Биредә студентлар укытылып кына калмый, яңадан әзерләү дә гамәлдә - бу форма бик дөрес. Безнең партнер «Форд Соллерс» раславынча, биредә предприятиегә үзләренә кирәкле белгечләрне тиз арада әзерләргә мөмкинлек бирүче схема эшләнгән. Дөнья бик тиз үзгәрә, фәнни-техник алгарыш бер урында таптанмауны таләп итә, үзегез уйлап карагыз, хәзер үк күпме белгеч җитми, ә тагын 5-10 елдан аларның күпме кирәк булачагы билгесез. Мондый ресурс үзәкләрендә дөнья компанияләре белгечләре дә укытырга тиеш, чөнки «Алабуга» МИЗы – ул дөнья комплексы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.



Ул политехник көллиятнең студентларына аерым: “Сезнең потенциал бар, без сезгә өметләнәбез. Биредә мин максатка омтылышлы егетләрне күрәм, аларның яхшы белгечлек, белем һәм тәҗрибә аласылары килә. Сезгә бөтен җирдә иҗтыяҗ булыр дип ышанам. Минечә, без сезгә кармак тоттырдык, ә балыкны сез үзегез тотачаксыз”, - диде.

Ресурс үзәген җәй дәвамында әзерләгәннәр, уку йортының бер бинасында ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган. Биредә кыска вакытлы курсларда «Алабуга» МИЗы өчен токарь, фрезерчы, йөк төягеч машина йөртүчеләр әзерләячәкләр. Бер елга 500гә кадәр белгеч әзерләү ниятләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus