Быелның икенче яртысына “Татмедиа” басмаларына яздыру бәйгесе җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар.
Шәһәребездәге өченче почта бүлекчәсе “Кечкенә шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлеге” номинациясендә икенче урынга чыгып, акчалата премия белән бүләкләнде. Әлеге бүлек хезмәткәрләре “Татмедиа” җәмгыятенә караган газет-журналларга яздыруны, былтыргы белән чагыштырганда, 22 процентка арттырган, “Заман сулышы” алучылар да 69 га җиткән. Бүләкләү тантанасына Казанга – “Татмедиа” җәмгыятенә бүлек начальнигы Рушания Галимова барган.