Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуганың иске өлешендә спорт йорты булачак

Бу турыда Алабуга районы башлыгының җирле спортчылар белән очрашуында сөйләштеләр.

Сүз урындагы спорт проблемалары турында барды. Мәсәлән, очрашуда 4нче мәхәлләдә чаңгы базасы өчен аерым бина кирәклеге күтәрелде. Кикбоксерлар да үзләренә аерым бина сорый. Хәзергә алар 3нче мәктәптә шөгыльләнә. Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов сүзләренчә, мәктәп - барыннан да элек уку йорты ул. Анда чит-ятлар килү – иминлек кагыйдәләрен тупас бозу.

Очрашуда соңгы проблеманы алай да чиштеләр: кикбоксерларга Үзәк стадионның трибуна асты бинасын бирергә карар кылдылар. “Хәзер монда “Шәфкатьлелек планетасы» җәмгыяте балалары шөгыльләнә, ләкин алар күченергә җыена. Бина алардан бушау белән, без аны спортчыларга бирәчәкбез”,- диде яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Александр Крылов. “Аларга анда шартлар да яхшырак булачак: чөнки душ бүлмәләре бар, шәһәрнең барлык спорт объектларына якынлыгын да истәтотыйк”,- дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров.

Очрашуда күтәрелгән күп кенә проблемалы мәсьәләләр урында хәл ителә барды: район башлыгы телефоннан бер чылтырату белән кыенлыкларны чишү юлларын тапты. Дөрес, барлык очракта да проблемалар җиңел генә хәл ителде дип булмый, аларның байтагына вакыт кирәк.

Спорт корылмалары саны буенча Алабуга – республикада лидерларның берсе. Ләкин аларның күбесе шәһәрнең өске өлешендә урнашкан, ә аскы өлештә алар - берән-сәрән генә. Район башлыгы кул астында эшләүчеләргә калабызның тарихи өлешендә яшәүчеләр өчен Спорт йорты төзү проектын әзерләү бурычын йөкләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus