Добавить новость

Более 6 тыс. человек посетили фестиваль корейской культуры «Чусок» в минувшую субботу

Сириец нелегально ввез в РФ духи на 200 млн рублей и попался таможенникам

Студенты Павлово-Посадского техникума оказывают волонтерскую помощь храму

Cтрельба около офиса Wildberries в Москве: что известно к этому часу



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

30 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.02 сәгатьтә калка, 21.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.58 сәгать.

Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Сулыш күнегүләре ясау файдалы, салкын тию ихтималы бар. Күзләрне арытмау сорала. Теш алдырмау хәерлерәк.  Ай Чаянда вакытта нерв киеренкелегеннән котылу авыр. Үзегезне кулда тотыгыз, кыенлыклар килсә, сабырлык белән үткәреп җибәрегез.

Нерв киеренкелеген йомшарту

Нервлар ахыр чиккә җитеп киерелгәндә, 2шәр өлеш песи үләне тамыры һәм колмак күркәсе, 3әр өлеш борыч бөтнеге яфрагы һәм сукыр кычыткан үләнен кушып, чәй кебек пешерәләр дә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә 2 өлеш песи үләне тамыры, 3 өлеш дару ромашкасы чәчәге, 5 өлеш гади әнеч (тмин) орлыгын кушып, пешерәләр һәм көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

31 август (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка,  21.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле тынычсыз көн. Гайбәт, ялган сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Бизләр системасы,  бил, бөер, үпкә зәгыйфь. Мунча керү, бассейнда йөзү файдалы. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Салкын тиюдән саклану зарур.

Суган сызлауны баса

Тез башы бәрелгәндә, суган суы яки башлы суганны изеп ясалган компресс файдалы.  Ярты сәгать буе боз белән уганда, авырту да бетә,  шешми дә. Авырткан яки умарта корты чаккан урынга петрушка яфрагын куярга була, 3 сәгать саен алмаштырырга кирәк.  Каһвә ачык җәрәхәтләр өчен кулай. Вак төелгән каһвәне ярага сибәргә була, ул кан агуны туктата,  җәрәхәтне тизрәк җыя. Пычрак ярага әле генә уылган кишер бәйләргә мөмкин, ул яхшы чистарта. Озак төзәлмәгән ярага исә чип-чиста кәгазь бәйләү килешергә мөмкин. Аяк каймыкканда,  2 аш кашыгы эремчеккә 1 аш кашыгы бал кушып болгатып, 1 тәүлеккә компресс куялар, аннары яңа компресска алыштыралар.

1 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.20 сәгатьтә калка,  22.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать.

Бүген ут белән сак булу сорала. Төрле дару препаратлары әзерләү өчен яхшы көн. Арып-талганчы эшләргә, борычлы һәм кайнар ризык ашарга ярамый. Тешләрне һәм өске аңкауны кайгырту зарур. Нерв системасы зәгыйфь, ашказаны авырту ихтималы бар. Төрле вәсвәсәләрдән, мавыгулардан саклану мөһим.

Томат тромбтан саклый

Шотландия галимнәре ачыклаган: томат канның оешу үзлеген киметә икән. Помидор орлыкларын урап алган желесыман матдәнең канны сыекландыруы дәлилләнгән. Көненә 4 помидор ашаганда,  кан тамырларында тромблар барлыкка килү ихтималы 72 процентка кими.

2 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.26 сәгатьтә калка, 22.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Алдану, ялганлау, агулануларга бай. Уйларны контрольдә тотарга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Ай Укчыда чакта яхшы кәеф, оптимизм, күңел тынычлыгы әйләнеп кайта. Мунча керү файдалы. Күкрәк, ашказаны зәгыйфь. Актив ял итү хуплана.

Карабодайлы кефир

Ашказаны асты бизе авыртса, кичтән 1 стакан кефирга 1 аш кашыгы карабодай оны кушалар да,  иртән шуны ач карынга ашыйлар. Эч авырта, күбә, чәнчи икән, яшел суган һәм укропны вак кына турап, 1 аш кашыгы суган һәм 1 чәй кашыгы укропны әз генә тоз сибеп ашыйлар, 15-20 минуттан эч авыртуы басыла. Бакчада яшел суган һәм укроп беткәнче, җәй буе шулай дәвалану яхшы.

3 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.27 сәгатьтә калка,  23.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.41 сәгать.

Гаилә, нәсел, гореф-гадәтләр белән бәйле уңай көн.  Ял итү, үткәннәр турында уйлану өчен җайлы вакыт. Сизгерлек күрсәтү хуплана. Дуамалланып, сәламәтлеккә зыян китерүдән саклану мөһим. Сизү әгъзалары, аяк, кан тамырлары, сөякләр зәгыйфь. Күбрәк хәрәкәтләнү яхшы. Ач тору файдалы.

Токсикоздан – миләш

Токсикоз булганда, 1,5 аш кашыгы кипкән миләш җиләге,  1әр аш кашыгы тырнакгөл чәчәге, бөтнек үләне һәм юкә яфрагын 1 литр кайнар суда кайнатып чыгаралар да, суытып, сөзәләр, көненә берничә тапкыр чирегешәр стакан эчәләр, тик болай дәваланганчы, табиб белән киңәшләшү мөһим.

4 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көн. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.20 сәгатьтә калка, 0.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәрнәрсәдә игътибарлы һәм сак булу сорала. Башлаган эшне ахырына җиткерү зарур. Кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин, шулай да арып-талганчы эшләргә ярамый.  Сизү әгъзалары,  арка, умырткалык, үпкә зәгыйфь. Хроник чирләр, ревматизм кискенләшү ихтималы бар. Аякларны сакларга,  азрак йөрергә  кирәк. Теш алдырмау һәм дәвалатмау хәерлерәк. Берәр тәмле ризык белән сыйлану зыян китермәс.

Кыяр дәвалый

Тезләр авыртканда, өлгереп саргайган зур кыярны угычтан уып, согын сыгып алалар да, әз генә бал кушып,  яхшылап болгаталар, җитен тастымалны шуңарда чылатып,  тезгә урыйлар, өстеннән – целлофан,  аннары йон шарф бәйләп, йокларга яталар. Иртән компресс урынын җылы сулы тастымал белән сөртеп алалар. 5-6 тапкырдан соң, авырту басыла.

5 сентябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.05 сәгатьтә калка, 0.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.33 сәгать.

Мәхәббәт, мәрхәмәт, сабырлык көне. Мөмкин кадәр күбрәк игелек эшләргә, бүләкләр бирергә кирәк. Кан әйләнеше системасы, тез, буыннар, тире зәгыйфь. Йөрәккә киеренкелек китермәү хәерле. Юк-барга хәтер калырга мөмкин, шунлыктан аралашуны чикләү зарур.

Карбыз кабыгыннан кайнатма

1 кг карбыз кабыгына 1,5 кг шикәр һәм 2 стакан  су кирәк. Карбыз кабыгының йомшак ак өлешен вак кына шакмаклап турап, йомшарганчы суда пешерәләр. Ширбәткә салып, үтә күренмәлегә әйләнгәнче кайнаталар,  бераз гына лимон кислотасы өстиләр. Бу варенье бик тәмле дә, искиткеч файдалы да, чөнки карбыз кабыгы, ширбәттә пешсә дә, бәвел кудыру үзлеген югалтмый.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Под часами – Степанакерт: Коллектив "Радиолур" Общественного радио убрал надпись "Баку"

Семак отреагировал на слова Глушенкова о сборной России

В Подольске ликвидировано открытое горение в производственном здании

МФЛ. ЦСКА — «Спартак». Прямой эфир: смотреть онлайн

Музыкальные новости

Руководитель Уссурийского ЛРЗ Желдорреммаш Александр Корчемлюк вошел в состав 8-го созыва депутатов Думы Уссурийского городского округа

Ресторатор Дарья Полыгалина представит главную рюмочную Петербурга «ЦаЦа»

Саратовские онкологи напоминают о своевременности прохождения диспансеризации и профилактических осмотров

Путин продлил продовольственное эмбарго до 2026 года

Новости России

Власти Алтая попросили 2 млрд рублей у Москвы, чтобы достроить ледовую арену

Лавров заявил об отсутствии у Москвы предпочтений на выборах президента США

На полтора месяца. Суд арестовал 30 участников перестрелки у офиса WB

Собрание акционеров Татнефти не состоялось. Новая попытка будет 26 сентября

Экология в России и мире

8 и 9 октября в Петербурге выступит Большой симфонический оркестр имени П.И. Чайковского

Электрокардиостимуляторы для сердца - 40 грамм, которые могут изменить жизнь

Лучшие каратисты со всей России собрались в Екатеринбурге

Чистота — залог здоровья

Спорт в России и мире

Полина Кудерметова одержала первую победу в карьере над игроком из топ-50 рейтинга WTA

Россиянин Качмазов победил 72-ю ракетку мира Ковачевича в первом круге турнира ATP в Чэнду

Карен Хачанов проиграл 124-й ракетке мира во втором круге турнира в Ханчжоу

Теннисистка Потапова: считаю Квинси Промеса одной из легенд «Спартака»

Moscow.media

Спрос на доставку малогабаритных грузов вырос в два раза за полгода – «Деловые Линии»

Десятки котельных Челябинской области не готовы к зиме

Соцфонд проиндексирует пенсии работающим пенсионерам в феврале

Пластический хирург Александр Вдовин: мифы вокруг операции по удалению комков Биша











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Более 120 известных и начинающих писателей и авторов-исполнителей приедут в Мурманск на фестиваль «Капитан Грэй»

СЕНСАЦИОННЫЕ УСЛОВИЯ: ЗАЧЕМ США БЫЛИ ПРЕДОСТАВЛЕНЫ ЕВРОПЕ? СЕНСАЦИОННЫЕ ПРИЧИНЫ ПОЛИТИКИ АМЕРИКИ В МИРЕ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения?!

КХЛ: уже третий в сезоне «ассистентский хет-трик» Даниила Гутика из «Адмирала» и «сухарь» вратаря «Автомобилиста» Владимира Галкина в матче с «Авангардом»

Улетная негодность: «Витязь-Аэро» скрывала нарушения безопасности до катастрофы Ми-8