Заһид Мәхмүди;«Кино төшерү – көн саен нәрсәдер өйрәнү ул»
Заһид Мәхмүди белән без Кукмарага терәлеп үк утырган Манзарас авылында, язучының туып-үскән нигезендә очраштык. Бакчасында иде Заһид абый. Зәңгәр шакмаклы күлмәк, киң читле эшләпә кигән. Нәкъ менә чит ил киноларыннан сикереп кенә төшкән фермер сыман. Каралты-курасы да гадәти түгел – йорт-җир калкулыкның өстендә, ә бакча түбәнгә төшеп китә. Башка берәү булса, бәрәңгене дә зарланып кына утыртыр иде. Ә Заһид абый монда әле ныгытып мал-туар асрап ята: араталарның берсендә 6-7 кәҗә булса, икенчесендә атлар, өченчесендә ишәкләр, дүртенчесендә дөя. Башын бик вәкарь генә югары күтәреп торган чып-чын дөя, беләсегез килсә!
– Кыш көне нишләтерсез соң сез моны? – дип сорыйм Заһид абыйдан. Ни әйтсәң дә, җылы як хайваны бит. Ә Заһид абый елмая.
– Бу салкынга түзә торган хайван.
Янәшәдә генә тагын каралты төзелеп килә икән. Болары – кышка абзарлар.
– Дөянең сөте файдалы диләр. Тәмле дә. Савып эчеп карадык. Алла боерса, озакламый тагын бер дөя алып кайтачакбыз! Ишәкләр дә икәү менә. Син беләсеңме, безнең бабайлар элек ишәк асраган бит. Казан ханлыгында ишәк асрау булган.
Тик язучы Заһид Мәхмүдинең кинәт дөя белән ишәк асрый башлавы борынгы бабайларга охшыйсы килгәннән генә түгелдер. Тагын бер мөһим сәбәбе бар. Кино төшерү өчен кирәк булачак алар. Язучы Заһид Мәхмүди Кукмарада «Мәхмүдфильм» киностудиясе оештырган.
«Ломбард» фильмында
кукмаралар уйный
Мине иң кызыксындырган тема – киностудия оештыру турында сөйләшеп утырабыз.
– Яңа эшкә тотыну өчен, иң беренче, команда кирәк, – ди Заһид абый. Аның командасы ышанычлы: улы Фәнис («Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе журналисты Фәнис Камал турында сүз бара!), килене Гүзәл, хатыны Рәшидә апа һәм башкалар...
– Команда булгач, бизнес-план кирәкме? – дип кызыксынам мин.
– Тәвәккәллек кирәк. Бизнес-планны син бертөрле төзисең, ә чынбарлык гел икенче төрле булып чыга. Шуңа күрә, мин үзем, беләсеңме, нишлим? Башта тәвәккәлләп «утка» барып керәм дә, аннан инде чыгу юлларын эзлим!
...Кыскасы, фильм өчен әсәр сайланган, сценарий язылган, камералар, операторлар әзерләнгән. Шуннан артистларга чират җиткән. Безнең татар киноларында кагыйдә буларак театр артистлары белән танылган җырчылар уйный. Ә «Мәхмүдфильм» башка юлны сайлаган – Кукмарага кайтып җирле халык арасында кастинг үткәргән. Шуны да әйтик – кукмаралар кино төшерү идеясен хуплап, яратып кабул иткәннәр. Заһид абый бу турыда үзе бик матур итеп сөйли: «Безнең эшкә бөтен Манзарас сокланып торды...» – ди.
Артистлар да табылган! Нинди генә артистлар әле! Миңа монтажланган, тамашачыга тәкъдим итү өчен әзерләнгән «Ломбард» фильмын күрергә насыйп булды – үзешчән артистлар кино таләпләренә туры китереп, шулкадәр табигый уйныйлар. Төп рольдә Заһид Мәхмүди үзе. Бу фильм Заһид Мәхмүди атлы актерны ачуы белән генә дә игътибарга лаектыр. Бүген бездә мәхәббәт турындагы сериаллар өстенлек итә. «Ломбард» исә идеясе, эчтәлеге белән дә яңалык булырлык. Лоторейга акча откан бер авыл агае ломбардка намус җыя башлый. «Акча өчен намусымны калдырам» дип кул куюның берние дә юк кебек, беренче карашка. Әмма уйлап карагыз әле бер, сез шуны булдыра алыр идегез микән?
– Фильмны өч-дүрт ай буе көне-төне төшердек, – дип сөйли Заһид абый, – Кайбер күренешләрне күп тапкырлар төшерергә туры килде.
Биш-алты камера белән эшләү кадрларны сайлап алу мөмкинлеге биргән, фильмның эшләнешен, бизәлешен баерак, кызыклырак иткән. Кино төшерүнең без әле күзаллап та бетерә алмаган үз тәртип-кагыйдәләре бар шул аның. Әйтик, кинога концерт күренеше керергә тиеш икән, мавыгып китмәскә, аның элемент буларак кына кулланылуын онытмаска кирәк. Аерым кадрларны фотога төшереп бару да урынлы була, шулай эшләмәсәң, тамашачы күзенә чалынырлык төгәлсезлекләр китә. Артистларны да гел күз уңында тотасы. Берсе әнә күңелсезләнер урында елмая, икенчесе эшләпә урынына кепка киеп куярга мөмкин... Ничек кенә булмасын, «Мәхмүдфильм» бу зур эшне башкарып чыккан – фильм «Алтын мөнбәр» Халык-
ара мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән. Белгечләр нинди генә бәя бирсәләр дә, фильм татар кино сәнгатенә үзенең кызыклы «почеркы» белән кереп калачак. Киностудия исә эшен дәвам итә. «Мунча» фильмы инде төшерелеп беткән, алда монтажлау эшләре. Озакламый Кукмарада язучының «Әче балан» әсәре буенча күпсерияле фильм төшерәлә башлый.
Тагын Заһид абыйның үзенә сүз бирсәк...
– Кино – безнең иң авырткан җир, – дип сөйли ул, – Мин татар киносын әле ярымбуш басу итеп күз алдына китерәм. Бүген бу «басуда» зур-зур төзелешләр барырга тиеш. Фантастик фильмнар, әкиятләр, детектив... Хәзер мәдәният-сәнгать кешеләре генә түгел, гади тамашачы да яхшы киноны начардан аера белә. Шуңа күрә, татарча киноның булуына гына сөенеп утырыр чак үтте. Кино төшерү өчен беренче чиратта житди, саллы идея, кызыклы сценарий кирәк – монда мин кытлык күрмим, бездә яхшы әсәрләр бар. Тарихи фильмнар да эшләргә була – татарның тарихы шулкадәр бай. Яхшы кино төшерү өчен техник мөмкинлекләр дә зур. Алардан файдаланырга гына кирәк. Ә бу зур хезмәт сорый. Без үзебез Мәскәү, Санк-Петербург киностудияләрендә булып кайттык, кайбер белгечләрнең үзләрен бирегә чакырырга туры килде. Кыйммәтле заманча аппаратуралар булдырдык. Бер камера алып килеп куеп: «Әйдәгез, егетләр, уйнагыз, ә мин сезне төшерәм», дип кенә кино сәнгатен үстереп булмый. Татар фильмнары җиңел кулдан, ашык-пошык түгел, барлык техник мөмкинлекләрдән файдаланып, җиренә җиткереп әзерләнергә тиеш. Безнең бу башлангыч конкурентларны уяту, кузгату өчен дә кирәк.
Балачак хыялы хыял
булып кына калмасын
Заһид абый балачагында... китап укырга яраткан. Хәзер бу сәер булып тоелырга мөмкин, әмма бүген балалар компьютерга ничек мөкиббән булса, без нәкъ шулай матур әдәбияттан аерылгысыз идек бит. Әниләр ачулана башласа, качып, Заһид абый әйткәнчә, юрган астында фонарь яндырып булса да укый идек.
Бервакыт аның кул астына «Остакул һәм карандаш» хикәясе килеп эләккән. Хикәяттәге карандаш тылсымлы, ул ясаган рәсемнәр чынга әверелеп бара икән. Бервакыт хикәянең герое – яшүсмер малай стенага шәһәр, ерганак, морҗасыннан төтен чыгып торган ике катлы агач йорт ясап куйган.
– Эх, яшәсәм иде шәһәрдә, менә шушындый ерганакта, агач йортта, дип теләгән идем мин шул чакта, – дип сөйли Заһид абый. – Ышанасызмы, дистә еллардан соң миңа, чыннан да, Казанның нәкъ уртасында, ерганакта, ике катлы агач йортта яшәргә туры килде...
Бу, әлбәттә, үзенә күрә бер мистика. Ләкин Заһид абыйның бу хакта сөйләве очраклы түгелдер. Малайлар-кызлар могҗизага һәм иң зур хыялларының да тормышка ашуына ышанырга тиеш. Юк, алай гына да түгел. Хыялларын тормышка ашырырга омтылырга тиеш алар! Миннән булмый, дип уйларга ярамый. Заһид абый сүзләре белән әйтсәк: «Булдыксыз кешеләр юк, ялкаулар һәм куркаклар гына бар». Димәк, барысы да үзебездән тора!
Заһид Мәхмүди язмага керми калган кызыклы фикерләре;
«Дан-шөһрәт артыннан чабу – акылсызлык. Ул турыда гел онытып, халыкка кирәкле, файдалы эш башкару турында уйларга кирәк...»
«Бетәбез бит инде егетләр!» – дип сөйләнүчеләрне яратмыйм мин. «Тел бетә», – дип «аһ» итүчеләрне яратмыйм. Бетмибез. Минем балалар рус мәктәбендә укыдылар (ул вакытта Казанда татар мәктәпләре сирәк иде), шуңа карамастан, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәләр. Дәүләтең сине кешегә санамый икән, син үзең кечкенә генә дәүләт бул. Бернигә карамыйча, беркемгә иярмичә шунда үз тәртипләреңне урнаштыр...»
«Нинди дә булса эшкә тотыну өчен, арада бер «җүләр» булырга тиеш. Бөтен шик-шөбһәләрне читкә куеп, калганнарны үз артыннан ияртерлек, булмастай кебек тоелган нәрсәгә дә җиң сызганып тотынырлык акыллы җүләр. Зур эшләрне шулар башлый».
«Мин үземне бай кешегә санамыйм, мин теләгән очракта максатына ирешә ала торган кеше. Бу – бик кирәк сыйфат...
Автор фотолары.