«Мизгел»дә иң күңелле мизгелләр
Быелгы ялым күңелле һәм файдалы узды – мин Чаллыда оештырылган «Мизгел» лагеренда ял иттем.
«Мизгел» – татар лагеры. Авыл мәктәпләрендә оештырылган лагерьларны санамаганда, республикада бердәнбер татар лагерыдыр әле ул. Юкса, «Мизгел»гә Казаннан, Азнакай, Зәй кебек башка шәһәр-районнардан, хәтта Башкортстаннан да балалар килер идемени? Иң кызыгы шунда – рус малайлары да бар иде лагерьда. Алар да рәхәтләнеп ял итеп, татарча өйрәнеп кайтып китте.
Быел лагерь үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. «Мизгел» «Сәламәт тәндә сәламәт рух» юнәлешендә оештырылган иде. Беренче чиратта, спорт чараларына зур игътибар бирелде. Футбол да уйнадык, милли уеннар белән Сабантуй да оештырдык. Әһлак дәресләре, психология нигезләре, дин сабагы... Безгә иң ошаганы иске татар халык җырларын өйрәнү булгандыр. Нинди генә матур җырлар булмаган бит элек. «Ашхабад», «Утыр әле яннарыма»... Рәсем ясу серләренә дә, биергә дә өйрәндек. «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре, көн саен дискотека... Кыскасы, истәлекле мизгелләр күп булды.
»Мизгел»не оештыручы Замирә апа Ларичевага, барлык әйдаманнарыбызга (Чаллы сәнгать көллияте студенты Илсөяр Дияровага, педагогия көллиятенең музыка факультеты студенты Илдар Акмаловка, башка абый-апаларга) һәм безнең җәйге ялыбызны кайгырткан әти-әниләребезгә зур рәхмәт.