Безнең бакчада – «зоопарк»
Мәдинә һәм Мәликә Мәхмүтовалар Казанда яшиләр. Һәр җәй саен Кукмара районы Манзарас авылына кунакка кайталар кызлар. Дөньяның иң рәхәт почмагы инде ул Манзарас! Зоопарк эзләп тә шәһәргә барасылары юк – атлар, кәҗәләр, дөяләр, ишәкләр аларның бакчаларында ук. Чөнки бабалары гади генә кеше түгел, хикмәтле – танылган журналист, язучы, фантастик әсәрләр остасы Заһид Мәхмүди. Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире булган, «Шәһри Казан», «Авыл» газеталарында, «Татарстан» журналында һәм башка басмаларда эшләгән. Соңгы елларда исә гый-
брәтле язмышлар, мәхәббәт турында берничә төрле газета нәшер итә һәм киностудия оештырып, татарча маҗаралы фильмнар төшерә. Язучының туган ягында – Кукмара районында төшерелгән беренче фильм озакламый тамашачылар игътибарына да тәкъдим ителер дип ышанабыз.
Бу кызыклы шәхес һәм кино төшерү серләре турында газетабызның 5нче битеннән укый аласыз.