Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында федераль ташламалардан файдаланучыларны социаль пакеттан баш тартмаска өндиләр

Инвалидлык буенча пенсия алучылар ел саен  сайлау алдында кала: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәсе. Соңыннан авыр хәлгә калмас өчен, социаль пакеттан файдаланырга хокуклы һәр кеше моны һәръяклап уйлап карар кылсын иде.

Бу хакта кайгыртырга иртәрәк бит әле, димәскә, социаль хезмәтләрдән ничек файдалану турында бүгеннән уйларга вакыт. Федераль ташламаларга хокуклы әлкилеләргә Пенсия фонды идарәсе әнә шул хакта искәртә. Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ахырына хәл итеп, бер карарга килергә кирәк булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы медицина хезмәте, санатор-курорт һәм транспорт хезмәте күрсәтүне үз эченә ала. Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Шуның 776 сум 55 тиене – даруларга, 118 сум 59 тиене – санаторий-ял йорты юлламалары алуга, 110 сум 9 тиене тимер юл транспорты белән дәвалану урынына бару һәм кайту өчен каралган.

Күпләр социаль пакеттан баш тартып, акча алу ягын карый. Ә бит уйлап карасаң, әлеге акча әллә ни зур сумма да түгел. Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген белми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә кыйммәтле дәвалау көтмәгәндә таләп ителергә мөмкин. Кинәт кенә авырып китеп, социаль пакеттан баш тартуына үкенүчеләр ел саен очрап тора, ди табиблар. Мондыйларга кыйммәтле даруларның барын да сатып алырга туры килә. Алар шикаять белән хакимият органнарына мөрәҗәгать итәләр, Сәламәтлек саклау министрлыгына  хатлар яудыралар. Әмма инде карар кабул ителгән һәм аны елына бер тапкыр гына үзгәртергә  мөмкин. Ә социаль пакетны сайлаган очракта тиешле барлык дәвалау чыгымнарын дәүләт күтәрәчәк. Шуңа да табиблар кешеләргә алдагы көнне уйларга киңәш итәләр.

Пенсионер социаль пакеттан өлешчә яисә тулысы белән баш тарта икән, аңа 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза калдырырга кирәк булачак. Шулай ук акча урынына социаль пакет алырга дигән карарга килүчеләр дә сентябрь ахырына кадәр идарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.  Гариза киләсе елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Әмма билгеле бер карарга килгәнче ныклап уйланырга кирәк. Социаль пакеттан баш тартып, соңыннан үкенергә туры килмәсен. Авыру сорап килми бит.

 

Хәзерге вакытта районда федераль ташламаларга хокуклыларның 71,6 проценты (республикада – 69 процент) социаль пакеттан баш тарткан. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus