Зәйдә Питрау бәйрәмендә спорт уеннары җанлы узды
Питрау бәйрәмендә оештырылган спорт ярышларында зәйлеләр дә, кунаклар да актив катнашты. Армрестлинг буенча ир-егетләрдән Чыбыклыларга тиңнәр булмады. Нияз Җиһаншин – беренче, Булат Гадершин –икенче, Ленар Нәбиуллин -өченче урын алды. Хатын-кызлардан Елена Терентьева (Зәй ) - беренче, Олеся Емельянова (. Сарсаж-Баграж) – икенче, Минзилә Шәйдуллина ( Мамадыш) – өченче булды. Гер спортында төрле үлчәү категорияләрендә Артем Черкасов, Николай Петров, Ринат Хафизов җиңүгә иреште. Милли көрәштә 50 кг.га кадәр булганнарда Югары Мәлемнән Булат Талипов, 65 кг. га кадәр Сармашбаштан Рөстәм Сәләхов, 65 кг. нан югарыда Югары Пәнәчедән Альберт Сәхәбиев, 70 кг. га кадәр булганнарда Чаллыдан Ринат Шәйхетдинов, 85 кг. га кадәр Чыбыклыдан Руслан Хәмидуллин, 85 кг. нан өстә Сармашбаштан Радик Сәләхов җиңү яулады. Питрауның абсолют батыры булып Радик Сәләхов калды.