Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә балалар ялын оештыруга ныклы игътибар бирелә

Балаларның җәйге ялын оештыру - киләчәк буын үсеше өчен бик мөһим. Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүдә төрле формадагы лагерьлар зур роль уйный. Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова сөйли:

-Июнь аенда районның 28 гомумбелем бирү йортында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары һәм 18 көнлек хезмәт лагере эшләде. Мәктәп яны лагерьларында - 8 шәһәр мәктәбендә 1314, 20 авыл мәктәбендә 405 бала ял итте, тагын 500 укучы хезмәт һәм ял лагерьларында булды. Ә июль ае дәвамында укучыларыбызга шәһәрдән читтәге һәм башка шәһәрләрдәге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар тәкъдим ителде. 13 июльдән районнан 20 бала “Сәләт» лагерена китте. «Йолдызлык» лагере 4 сменада 485 баланы ял иттерәчәк. Ә “Факел”да һәм “Ялта-Зәй”дә республиканың төрле районнарыннан балалар туплана. Аларның беренчесендә - 966, икенчесендә 1300 баланы ял иттерү планлаштырыла. Шәһәр читендәге лагерьларга бармаучылар өчен шәһәр мәктәпләре территорияләрендә урнашкан заманча спорт мәйданчыклары көн дәвамында эшли. “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көндез балалар өчен даими чаралар оештырыла. Күпкатлы йортлар ишегалларында да әти-әнисе эштә булганнарны берләштереп, оештырып тоту өчен лагерьлар эшли. Июнь аенда, мәсәлән, 12 ишегалды лагеренда 6-13 яшьлек 300 бала мәшгуль булды. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы таләбе буенча яшүсмерләрне җәйге чорда вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итү дә игътибарда тотыла. Быел 300 яшүсмерне эшләтү күздә тотыла, июньдә шуларның 95 эшләде. Кыскасы, балалар ялы һәм мәшгульлеге районда тиешле дәрәҗәдә оештырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus