Зәйнең “Энергия” стадионы заманча спорт үзәгенә әверелә
Зәйнең “Энергия” стадионын төзекләндерү республика программасы нигезендә башкарыла. Билгеле булганча, анда заманча футбол кыры булдырылды, хәзерге вакытта җиңел атлетиканың төрле төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру өчен эш дәвам итә. Футбол кыры әйләнәсе буйлап йөгерү өчен махсус юл түшәлә, ә футбол капкалары артының бер ягында пляж волейболы өчен мәйданчык булдырылды . Боларга өстәп, тагын теннис корты, сикерү секторы, бадминтон уены мәйданчыгы эшләнәчәк. Физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов белдерүенчә, “Энергия” стадионын гаилә белән килеп ял итү, спорт белән мавыгу урынына әйләндерү максатында, балалар уеннары өчен батутлар куючы, туклануны оештыра алучы эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып бару күздә тотыла.