Зәйдәге “Заман” җитештерү мәйданында беренче фундамент салу эше төгәлләнү алдында
“Заман” җитештерү сәнәгать паркында эш кызу темплар белән бара. Анда инде элеватор өчен фундамент төзелеше төгәлләнү алдында тора. Элеватор комплексының куәте 150 мең тоннага исәпләнә. Бу предприятие “Заман”да иң беренче калкып чыгачак, тагын монда үсемлек мае сыктыру һәм сөт заводлары булдыру планлаштырылган.