Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә Питрау бәйрәме гөрләде

12 июльдә керәшен татарларының Питрау бәйрәме районда үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме итеп үткәрелде. Аны мөмкин кадәр табигатькә якынрак булырга тырышып үткәрү борынгыдан килгән. Питрауны элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашкатау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул униҗиденче тапкыр үткәрелде. Бәйрәмгә бару өчен шәһәр автобусларының маршруты озынайтылды.

Кешеләрнең табигатькә мәдхия җырлавын хуплагандай, Питрау алдыннан гына явып үткән яңгырлар хезмәт сөючән Зәй халкына күтәренке рух, Кашка тау итәге аланын тагын да сафландырып, яшелләндереп җибәргәндәй итте. Аллы-гөлле чәчәкләр, шарлар, төрле төстәге флагчыклар белән бизәлгән алан гүя, кияү егетен көтүче кыз иде. Ә аланга илтүче юл башында ук мөхтәрәм кунакларны “Баграж буйлары” фольклор ансамбле матур җырлары, ипи-тоз белән каршы алды, ә бәйрәмчә киенгән Дүрт Мунча авылы кызлары изге чишмә суыннан авыз иттерделәр. Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, “АгроКөч-Төркем” җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, күренекле якташларыбыз Наил Дунаев, Виталий Агапов, республика крәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова, илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләүче якташларыбыз кайткан иде. Алар белән бергәләп, төрле авылларның иҗат коллективлары хасил иткән тере коридор буйлап атлау бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ә тезелеп киткән чатырларда һәр авыл җирлеге табигать нигъмәтләреннән, милли ризыклардан мул табын әзерләгән. Милли киемле, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәгән, такыялар үреп кигән чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, шифалы үлән чәе эчәргә, мунча өчен питрау себеркесе, дару үләннәре алырга кыстый. Һәркайда чәчәк бәйләмнәре, тәкыяләр эленгән. Биредә үк печән өстен, кич утыруларны чагылдырган күренешләр, балыкчыларның күл буенда кармак белән балык тотуларын да күрергә мөмкин иде. Кызу печән өсте. Эш барышында егетләр читтән генә кызлар күзли, үзләренә гомерлек пар эзли. Чөнки Питрау көнендә табышкан парларның гаиләләре аеруча нык була, дигән борынгылар. Шулай ук бу көндә җыелган дару үләннәре тәнне сихәтли, барлык авырулардан дәвалый дип санала. Питрау көнне җыелган мунча себеркесе белән бүрәнәдән салынган мунчада “чабынып чыгарга” теләүчеләр дә булды. Биредә үк крәшен халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган, көнкүрешен гәүдәләндергән йорт-ихатаны да күрергә мөмкин иде.

Бәйрәм рухы тирә-юньгә таралган. Быел ул берничә мәйданчыкта алып барылуы белән дә үзенчәлекле булды. Инешнең ике як яры да бәйрәм шаувына күмелгән. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр үзләре өчен куелган сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтсә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача. Андагы манзара һәр бала күңеленә хуш килде. Балалар мәйданчыгы белән янәшәдә генә авыл җирлекләре үзешчән сәнгать осталарының фольклор чыгышлары мәйданчыгы эшләде.

Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша башланды. Анда Питрау алдыннан җиләк җыючы уңган түти, мунча себеркесе әзерләүче ир-атларны да, шаян кызларны да, киң колач җәеп печән чабучы егетләрне дә, шифалы үлән киптерегә әзерләнүче уңган җиңгиләрне дә, Питрау көнне кияүгә чыгарга җыенучы Марияне дә, сөйгәненә үз куллары белән әзерләгән бүләк белән килүче Петрны да күрергә мөмкин иде. Театрлаштырылган тамаша Казаннан килгән “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп, соклангыч төс алды. Җырчы Марина Карпованың биюче егет-кызлар уртасында төрле милләт җырларын башкаруы да ямь өстенә ямь өстәде.

Район башлыгы Разиф Кәримов, зәйлеләргә, кунакларга бәйрәм котлавын ирештерде:

- Сезне чын күңелдән халык бәйрәме - Питрау белән котлыйм. Быел без бу бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле төсмерләр өстәп, үзебезнең күркәм Зәй җирендә аңа икенче сулыш өреп оештыруга зур игътабар бирдек. Җәй уртасындагы көтеп алынган бу бәйрәмгә авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышларыбыз да күтәренке рух өсти. Язгы кыр эшләрен без республикада беренчеләрдән булып тәмамладык. Бүген игенченең сыйфатлы эшен күкрәп утыручы иген кырлары, чөгендер басулары күрсәтә. Терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Беренчеләрдән булып инде урып-җыю эшләренә дә керештек. Быел без район кырларында 1100 гектарда “рыжик” дип аталган яңа техник культура чәчеп, комбайнчылар аны урып-суктыру эшен башлап җибәрде. Без бу культураның маен сыктырып, үзебезнең заводта үсемлек мае әзерләүгә керешәчәкбез. Заманча технологияләргә, яңа эш алымнарына нигезләнеп, шул ук вакытта табигать кануннарына буйсынып яши, эшли белүебез киләчәккә ныклы адымнар белән атларга ярдәм итә. Быелгы уракта без 40 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга тиеш, аннан шикәр чөгендерен җыю башлана. Табигать быел безгә хәерхаһлы булды. Тукайча әйткәндә, “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды”. Явым-төшемнәр соңгы вакытта булмау бераз борчуга салса да, Питрау алды яңгырлары куандырды. Быелгы иген кырлары мул уңышы белән безне сөендерергә охшаган, аны түкми-чәчми җыйнауда сынатмабыз дип уйлыйм. Тырыш хезмәтегез өчен, бердәм, тату булып күңел күтәренкелеге белән яши белүегез өчен рәхмәт барыгызга! - диде ул.

Һәм Питрау алдыннан өйләнешкән Любовь һәм Вячеслав Романовларны, гаиләләрендә өченче бала буларак аваз салган яшь бәбиле парлар Альбина һәм Федор Романовларны бүләкләде.

Бәйрәм турында үз фикерләре белән уртаклашып, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов аның Зәйдә җылырак, халыкка якынрак итеп оештырылуын ассызыклады.

- Бәйрәм ул халыкка якынрак булган саен күңел түренә ныграк керә. Ул барлык гореф-гадәтләрне саклап, бар халыкның актив катнашуын күздә тотып оештырылган. Шулай үткәнебезне онытмыйча, алга матур планнар корып, дус-тату яшик, - диде ул.

Людмила Белоусова быел балалар иҗат коллективларының күпләп катнашуын, гореф-гадәтләрне яшь буынга әнә шулай сеңдерүнең мөһимлеген искәртте.

-Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең киләчәк буыннарга барып ирешүе бик мөһим. Зәйлеләр аның бу ягын да уйлаган, - диде ул.

Мәйдан уртасында утын ярып-өю, ашлык салынган капчык күтәреп йөгерү, себерке бәйләү, чәчәкләрдән тәкыя үрү, аркылы пычкы белән бүрәнә кисү кебек уен-бәйгеләр белән бергә җыр-бию дә тынып тормады. “Бәрмәнчек”, “ Мамадыштан килгән “Урагай”, Әлмәт районы Илтән-Бута авылыннан “Илтәнем”, Тукай районыннан “Борды”, “Айбагыр”, Түбән Камадан “Сүрәкә” фольклор төркемнәре чыгышлары, мәдәният хезмәткәрләре, авылларның иҗат коллективлары әзерләгән бай концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Алып баручылар Николай Григорьев, Гүзәлия Гатина, Мария Шугулева аларның һәрберсен халыкка тәкъдим итеп, уеннарга шаян-шук төсмерләр өстәп тордылар. Зур мәйдандагы тамашаны олы экран аша карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Быелгы Питрауда авыл җирлекләре арасында иң тәмле окрошка, куас, төрле җиләк-җимеш, балык пирогларына да бәйге игълан ителде. “Баграж буйлары” ансамбле кызлары һәр төр ризыкка күңел җылысын кушып әзерләүләре белән уртаклаштылар.

- Тәмле булсын өчен яңа төр рецептлар эзләп ясадык һәр ризыкны, - дип елмая Тамара Утяганова.

Ризык әзерләү буенча һәр авыл җирлеге төрле номинацияләрдә билгеләнде. Ә менә уеннарда ашлык күтәреп йөгерүдә хатын-кызлар арасында Әлмәт районыннан килгән Анна Фадеевага тиңнәр булмады. Ел саен Питрауны сагынып көтеп алып, Зәйгә киләбез, яшьлегемә кире кайткандай булам биредә, ди ул.

Бәйрәм күрке булган иң үзенчәлекле бәйге исә “Асыл җиңги” булды. Анда Сарсаз-Баграждан Альбина Меньшова, Керәшен Мәлеменнән Людмила Пирогова белән Ольга Тихонова, Түбән Биштән Наталья Вәлиәхмәтова белән Лариса Кузнецова, Әхмәттән Резеда Абрамова, Канаштан Юлия Сынкова уңган, булганлыкта көч сынашты. “Асыл җиңги” исеменә Альбина Меньшова лаек булды.

Ә су буенда яшьләр эшләре идарәсе иң активлар өчен капчык сугышы, кул белән балык тоту, авыш колгага менү уеннарын оештырды. Спорт мәйданын исә кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш осталары тотты. Биредә тамашачылар Питрау батыры өчен көрәшне түземсезләнеп көтте. Быелгы бәйгедә Чаллыдан килгән көрәшчеләрнең күп булуы киеренкелекне арттырды. Ниһаять, көткән мизгелләр якынлашты, милли көрәштә абсолют батыр булып Радик Сәлахов калды.

Төп мәйдан уртасында эстрада йолдызлары концерты дәвам итте.Татарстанның атказанган артистлары Венера Ганиева, Виталий Агапов җырларына халык рәхәтләнеп биеде.

Ә бәйрәмнең иң кульминацион мәле Питрау учагын кабызу булды. Бу гореф-гадәт шулай ук борынгыдан килә. Быел да халык учак тергезүне түземсезлек белән көтеп алды. Учак тирәли җырлап, әйлән-бәйлән уен белән мавыгып, төн уртасы җиткәне дә сизелмәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus