Үз һөнәренә бирелгән ул
Шәһәрдәшебез Татьяна Степановна Брицова – хезмәт юлын үзәк китапханәдә эшләүгә багышлаган мөхтәрәм зат. Бүгенге көндә татар әдәбияты бүлегендә хезмәт куючы ханым, китап укучыларны җәлеп итү максатында, үзенчәлекле эш алымнары кулланып, китап укучылар катнашында төрле чаралар оештырып эшләүгә зур игътибар бирә, китапханәче һөнәренә чын күңелдән бирелгән ул, ди аның турында үзк китапханә җитәкчесе Роза Вәлиева.
Татьяна Брицова китапханәдә «Сөмбелә» клубы эшчәнлеген актив алып баруда да зур өлеш кертә. Коллективта аны ярдәмчел, төрле идеяләргә бай булуы өчен хөрмәт итәләр. Федоровка авылы кызы бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, аңа алга таба да иҗат уңышлары юлдаш булсын.