Дөрес юл сайлау мөһим
Зәйлеләр арасында даруларга ташлама бирүче социаль пакетны акчага алыштыруга һаман саен өстенлек биреп, әлеге социаль җыелмадан баш тартучылар саны арта бара. Шәһәр һәм авылларда ташламалардан файдаланучы 3876 кеше исәпләнә, шуларның 2789ы соцпакеттан баш тарткан. Бу исә безнең район өчен бүленүче средстволарның кимүенә китерә. Бүген район халкы арасында киң масштаблы аңлату эшләре алып барыла. Бу хакта Пенсия фондының Зәй бүлеге һәм үзәк дәваханә белгечләре хәбәр итә.