Бер яшьлек бала эчә торган су бочкасына батып үлгән
Фаҗига Спасск районында була.
Бала - күп балалы гаиләдән, аңардан тыш тагын җиде бала була. Ире үлгәч, хатын аларны бер үзе үстерә, тик соңгы арада исерткеч эчемлек куллануы билгеле була.
— Ул көнне ана балалары белән ишек алдында, ә бер яшьлек кыз берүзе өйдә калган була. Ул үрмәләп килә дә эчә торган сулары салынган савытка егыла һәм тончыгып үлә, - дип хәбәр итәләр KZNLIVE ка тикшерү чыганаклары.