Казанда яман чирдән әти-әнисе хастаханәдә дәвалануын теләмәгән үсмер үлгән
Әлеге малайның әти-әнисе озак вакыт баланы хастаханәгә салуга каршы килгән.
Вакыйгаларның башы апрель аена барып тоташа. Баланың үпкәсендә яман шеш булуы ачыклана. Әти-әнисе дәвалануга каршы булганлыктан, Республика балалар клиник хастаханәсе Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Тиешле органнар авыруның әти-әнисе белән даими рәвештә очраша, дәвалануның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Күпмедер вакыт узгач аларны күндереп була. Әмма эш узган була инде – баланың гомерен саклап кала алмыйлар.
Чыганак: http://: sntat.ru