Еникей Чишмә Сабантуенда баш тәкәне Балык Бистәсе егете Илмир Төхвәтуллин алды ( фотолар)
Бүген Мамадыш районы Еникей Чишмә авылында традицион " Авыл көне" узды. Җөри, Миңгәр Сабантуйларына тиңләшерлек булмаса да , шушы авылдан чыккан эшмәкәр Нияз Шәмсетдинов оештырган бу бәйрәмгә халык елдан- ел күбрәк җыела бара.
Быел да Сабантуй тирәли машина куярлык урын юк иде. Тамашачы гына түгел, көрәшчеләрнең дә асыллары-пәһлеваннары күбәү җыелган иделәр. Дүрт үлчәү авырлыгында( берсе хатын- кызлар көрәше) бил алышкан осталарны күзәтү тамашачы күңеленә бик хуш килде. Ә тамашачының кайсы гына бүләксез калды икән бу көнне?! Дистәләгән уен- бәйгеләргә чакырып кына тордылар алып баручылар. Аз гына бушлык та кермәде араларга, Казаннан килгән Рафил Җәләлов һәм аның тормыш иптәше Эльмира Гыйльфанова, Чулпан Зиннәтуллина кебек республикакүләм сәхнә йолдызлары, төбәк сандугачлары, кайткан- килгән кунаклар җыр- күчтәнәчләре белән сыйлап кына тордылар тамаша кылучыларны.Сабантуйларның күрке милли көрәш , билгеле. Иң югары үлчәү авырлыгындагыларның бил алышуын халык аеруча яратып карый. Ә Сабантуйга республиканың танылган көрәшчеләре аз килмәгән булып чыкты. Шактый районнарының батырлары бил алышуын күрдек бу көнне. Әлеге Сабантуйга балыкбистәлеләрнең күпләп килүен мәйдан уртасына Балык Бистәсе көрәшчесе Илмир Төхвәтуллин чыккач аныклый төштек. Илмирыбыз сынатмады да, бер- берартлы үзеннән күпкә авыррак пәһлеваннарны отып "Еникей Чишмә-2016 "Сабантуеның баш батыры булып калды.Әлеге Сабантуйларны берничә ел рәттән оештыручы Нияз Шәмсетдиновның да безнең төбәк өчен хезмәт итүен искә алсак, Еникей Чишмә балыкбистәлеләрнең дә яраткан бәйрәм учагына әверелә бара.
Иң кызыгы шунда, бәйрәм башыннан Илмир иңенә тәкә менгәнче яңгыр яумады Еникей Чишмә Сабантуенда.Тәкә дә батыр иңеннән төште,тамашачыга муллык теләп яңгыр шифасын өләшә башлады...
Вазыйх Фатыйхов.
Вазыйх Фатыйхов фотолары.