Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов Татарстанның кайбер районнарында корылык булу мөмкинлеге турында кисәтә

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларда чәчү эшләрен вакытында башкарса да, югары сыйфатлы чәчү материаллары, заманча технологияләр куллануга карамастан да, быелгы һава торышы чәчүлекләр торышына үзгәртмәләр кертте.  
 
Финанс авырлыкларга карамастан, быел ашламалар  былтыргыга караганда 10 % ка артык кертелде. "Ләкин гектарына 45 кг да аз: гектарына 80 кг нан да артык булса, июнь корылыгы җиңел кичерелер иде, - дип билгеләде министр. - Чәчүлекләр яхшы каралды. Яфрак аша тукландыру 1,2 млн. гектар җирдә башкарылды. Болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә яңгырлар булмау тәэсирен киметте, ләкин күпкә түгел". 
 
Кайбер районнарда дым җитми. Оптималь дәрәҗәдә яңгыр Тәтеш һәм Кайбыч районнарында гына яуды. Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Аксубай районнарында вәзгыять күпкә начар. Шуның өстенә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына янә корылык яный. 
 
Икмәк җыю мәсьәләсенә килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн. гектар мәйданнарда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк. Эшләр комбайннар әзерлегенә һәм хезмәтне дөрес оештыруга бәйле була. Быел 11-17 июль көннәрендә районнарда комбайннар паркы һәм ындыр табаклары әзерлеге тикшереләчәк.
 
Чыганак:http://intertat.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus