Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

-Наркоманиягә каршы көрәш даими алып барылырга тиеш. Полиция линиясе, сәламәтлек саклау өлкәсе аша наркотикны бер генә тапкыр куллану очрагы ачыкланганда да, бу кешеләрне даими күзәтүгә алу инде алып барыла, әмма бу аерым исемлеккә кертү белән генә төгәлләнмәскә тиеш,  аларны начар юлга кереп китүдән саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Наркотик куллануы ачыкланган һәр кешенең эш урыннарына хәбәр итеп, аны аерым күзәтүгә алуны гамәлгә кертик. Бер генә кешене бу юлдан алып калу да - зур эш, - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов наркотикларга көрәш комиссиясе барышында.

“Дуслык” яшьләр үзәгендә үткән комиссия утырышына хокук саклау органнары, медицина, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, профилактика субъектлары вәкилләре генә түгел, оешма-предприятие җаваплы затлары да чакырылган иде. Баш нарколог Илфат Салихов белдерүенчә, районда наркомания буенча диспансер исәбендә торучы 57 кеше исәпләнә, аларның күпчелеге 25-35 яшьлек актив хезмәт яшендә. Әмма шунысы бар, шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, тикшерүләр аларның даими хезмәт урыннарында эшләмичә, “шабашка”ларда йөрүләрен күрсәткән. Шулай да, алга таба һәр эш бирүченең, олы предприятиеме ул, бәләкәй шәхси эшмәкәр оешмасымы, хезмәткәрләренең наркобәйлелектә булу-булмавын җитди контрольгә алу мөһимлеге ассызыкланды. Чөнки наркотиклар кулланучылар, алкогольгә тартылучылар үз сәламәтлекләрен дә куркыныч астына куялар, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыралар. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы урынбасары Владимир Попов сүзләренчә, агымдагы елның 6 аенда  наркотиклар белән бәйле 15 җинаять теркәлгән, аларның 8е суд каравына җибәрелгән, ә наркотиклар тәэсирендә яки спиртлы эчемлек кулланган хәлдә хулиганлык кылу, закон бозу очраклары шактый ачыкланган. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus