Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сакланганны Раббым да саклармын дигән

Агымдагы елда ел Балык Бистсәсе районы территориясендә 13 янгын теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 очракка артыграк. Ут 1 кешенең гомерен өзде.
Балык бистәсе муниципаль район территориясендә янгыннар белән хәлнең борчылырлык булуы сәбәпле, янгыннарны профилактикалау группалары билгеләнгән план буенча көндәлек эшчәнлек алып баралар. Бигрәк тә күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, тәртипсез тормыш алып баручы, эчкечелек белән шөгыльләнүче кешеләр игътибар үзәгенә алындылар. Бу категория гражданнарның яшәү урыннарында булганда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырыла,белешмәлекләр тапшырыла. Торакта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу фактлары ачыклана, аларны бетерү чаралары күрелә.
 
1 гыйнварьдан 23 июньгә кадәр чорда профилактик группалр 54 күп фатирлы, 3152 шәхси йортларда булдылар. 270 күпбалалы гаилә, 275 ялгыз картлар яшәгән, 6 тәртипсез тормыш алып баручылар торган йортлар тикшерелде.
 
Халык белән 5142 кешене эченә алган 23 җыен-очрашу үткәрелде. Шәхси йортларда яшәүче 4749 кеше белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырылды.
 
Янгыннарның күпчелеге гражданнарның элементарь янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыгалар. Аларны тагын бер кат исегезгә төшерәбез:
 
Изоляциясе бозылган электр үткәргечләрдән, кабельләрдән, ватык розетка, рубильникларны башка төрле электр җиһазларыннан файдаланырга ярамый. Электр лампаларын,яктырткычларны кәгазь, тукыма белән каплау, төрү, шулай ук конструкциясендә каралган колпакларын салдырып файдалану тыела. Электр челтәренә тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырырга ярамый. Төзексез газ приборларыннан файдаланмагыз,көнкүреш газ приборлары янына йорт җиһазлары, башка янучан предметлар, материаллар урнаштырмагыз.
 
Мичләрне, башка җылыту приборларын янучан конструкцияләрдән аерып торган бүлемнәрдән, 0,5 x 0,7 метр зурлыктагы мич алды листларыннан башка файдаланмагыз. Мичләрне артык кыздыру, шулай ук янган мичне караучысыз калдыру катгый тыела. 
 
 Югарыда телгә алынган кагыйдә бозуларны, хаталарны кабатламыйк. Йортларыбызны, мал-мөлкәтебезне янгыннан саклыйк!
 
 
 
 
С. Алескеров,
районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән дознавателе.
 
Фотосы: smolensk-i.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus