Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районындагы 29 мәчеттә дә гает намазлары укылды

5 июльдә мөселманнар ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бәйрәм иртәнге гает намазы белән башланды. Районыбызның 29 мәчетенә дә бик күп кеше җыелган иде. Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, халыкны бәйрәм белән котладылар.

 

Менә берничә ел инде Рамазан аен төгәлләүче Ураза бәйрәме Татарстанда ял көне итеп  үткәрелә. Быел ураза җәйнең иң озын көннәренә туры килде. Байтак райондашларыбыз бу изге айны Ходай ризалыгы өчен ураза тотып, игелекле гамәлләр кылып үткәрделәр.

Ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесләре дә күп узды. Иң элек районыбыз башлыгы Александр Никошин исеменнән Базарлы Матакта күп мәчет картлары катнашында ифтар үткәрелде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән авыз ачу мәҗлесләре Югары Әлморзада (бирегә Түбән Әлморзадан да кунаклар чакырулы иде), Базарлы Матакта (Абдул Салман, Иске һәм Яңа Баллыкүл мөселманнары катнашында), Иске Салманда оештырылды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев исеменнән Чиябашта (Апак халкы белән бергә), Иске Чаллыда (Бибай һәм Яңа Чаллы, Карамалы, Иске Камка, Алпар мөселманнарын да чакырып), Базарлы Матакта (Үргәгар, Салман вәкилләре дә катнашты), Әхмәттә (Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерәдән кунаклар килеп) ашлар үткәрелде.

Моннан тыш, эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар Татар Борнае һәм Түбән Әлки авылларында, “Алексеевскмостстрой” җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Каргада, якташлары … Шәмәрдәнов Татар Төгәлбәендә, И…Гыйззәтуллин һәм Р… Хәйруллин Иске Салманда авыз ачу табыннары оештырдылар.  22 июньдә районыбыздан 40 кешелек делегация “Казан-Арена”да республика ифтарында булып кайтты.

Ураза бәйрәме иртәсендә барлык мәчетләрдә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде. Мөселманнар дөньяның төрле илләрендә кешеләр каны коелуга китергән террорлык актларын оештыручыларны кискен гаепләделәр, илгә-көнгә  тынычлык, тормышыбызга бәрәкәт теләп дога кылдылар.

Район башлыгы Александр Никошин Татар Төгәлбәе, Абдул Салман авыллары мәчетләрендә булып, андагы халыкны Ураза бәйрәме белән тәбрикләде. Аның урынбасары  Рәшит Билалов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев Карамалы, Иске Әнҗерә, Чуаш Кичүе, Яңа һәм Иске Чаллы, Бибай Чаллысы, Базарлы Матактагы “Актай” мәчетләрендә халык белән аралаштылар, бәйрәм теләкләрен ирештерделәр.

Ә 12 сентябрьдә ислам динен тотучылар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus