Тәрәзәдән егылып төшеп 4 яшьлек кыз үлгән
Бу хәл кичә Түбән Кама шәһәрендә булган.
Әнисе өй эшләре белән мәш килгән арада 4 яшьлек кыз тәрәзә төбенә менеп асфальтка егылып төшкән. Бишенче каттан егылган кыз "ашыгыч ярдәм" машинасы алып киткәндә сулый торган булган әле. Әмма хастаханәдә табиблар аның гомерен саклап кала алмаган, дип яза kazanfirst.ru. Ике атнадан әлеге кызчыкка биш яшь туласы булган.
Ата-аналар, зинһар өчен балаларыгызны күздән ычкындырмагыз. Гомерлеккә үкенеч калмасын.