Россия туристлык операторлары ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе сүзләренә караганда, чартер рейслар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан башкарылачак. "Чартер рейсларның башка шәһәрләрдән очуы да ихтимал. Әмма туристлык операторлары аларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген ачыкламады әле", – дип ачыклык керткән ул. Әйтүенчә, хәзер күпләр чартер рейслар ачылып, бәя төшүгә өметләнә икән. Чөнки бүген өч йолдызлы Төркия отелендә урнашып, бер атна ял итеп кайту 40 мең сум һәм аннан да кыймәтрәккә төшә.