Айдар Галимовның кызы Айгизә: «Мин кайбер танышларым кебек 30да карт кыз булып калырга теләмим»
Айдар Галимовның кызы Айгизә ТНТ телеканалының популяр "Холостяк" тапшыру кастигында катнашкан.
Программада 70ләп кыз арасыннан сайланган 20 туташ төп геройның йөрәген яулау өчен көч сынаша. Тапшыру барышында егет кеше шул чибәрләр арасыннан бердәнберен сайлый.