Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 1 метр озынлыктагы кәлтә тотканнар

Кукмара районының Беркутов урамы, 16нчы йортта яшәүчеләр бакчаларында бер метр озынлыкта кәлтә тотканнар.

– Ишегалдында йорт эшләре белән йөргәндә, бакчада ыгы‑зыгы килүче каргага күзебез төште. Карасак, гадәти булмаган зур гына кәлтә ята. Аны күреп аптырап, куркып та калдык, – диләр әтиле‑уллы Марс белән Васил Минһаҗевлар.

Баксаң, бу кәлтә Кукмарада яшәүче пенсионер Радим абый Ибраһимовныкы икән. Ул экзотик кәлтәсен бер атна элек югалткан булган. Бу хакта «ВКонтакте» челтәрендә белдерү дә урнаштырга.

– Без Васяны әллә кайчан көрәк белән бәреп үтергәннәрдер дип уйлаган идек инде. Шөкер, исән‑сау икән. Яхшы кешеләргә юлык­кан, тимәгәннәр үзенә. Ашарына, эчәренә биргәннәр, рәхмәт аларга, – дип сөенә Радим абый.

Әңгәмәдәшем: «Кәлтәгә Вәли дип кушамат тагар идем, малайлар никтер Васяны кулай күрделәр», – ди. Мурманск шәһәрендә яшәгәндә зоокибеткә баргач, улы берүзе генә калган кәлтәне күреп кызганган да, 14 мең сумга сатып алганнар. Шуннан бирле менә инде дүрт ел Вася аларда яши. Кукмарага күченеп кайткач, кәлтә Радим абыйларга «кунак»ка килгән.
– Экзотик кәлтәне өйдә тотуның үз авырлыклары бар, мәшәкатьлерәк. Болай үзе көнгә бер тапкыр гына ашый, йомышын үти. Анысы уңайлы. Кабак, фасоль ярата. Соңгы арада салат яфракларын ашамый башлады әле. Тагарактагы суда йөзә. Җылыга ияләнгән. Мурманскида торганда фатир салкынчарак иде. Кәлтәне җылытыр өчен махсус лампа алдык. Ярты елга электр энергиясе өчен 14 мең сум түләргә туры килде. Кыскасы, кыйм­мәтле ул безнең Вася, – ди Радим абый.
Кешегә тими икән үзе, киресенчә, курка, ди. Кайберәүләр аның белән фотога төшәргә дип тә киләләр. Көндезләрен кояш нурлары астында тәрәзә төбендә ята, кичен лампа астында җылына икән.


Гадәттә, бер метрлы кәлтәне урамга бик чыгармыйлар. Чыкса да, бәйдә тора. Бу юлы ныклап бәйләмәгән булганнар, күрәсең.
– Безнең экзотик кәлтә тотуыбызны кайбер туганнарыбыз да аңламый хәтта. 14 меңгә шуны алганчы, бер бозау алып үстерәм мин, диләр. Кемгә нәрсә инде бу тормышта, мондый сирәк рептилийлар белән кызыксынучылар җитәрлек. Үзенә бер күңелле инде аны күзәтү, – ди Радим абый.
Киләчәктә кәлтәне бе­рәр зоомузейга тапшырырга уйлап торалар.

http://kukmor-rt.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus