Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кыяр тозлыйбыз (биш төрле рецепт)

Кибеттәгечә тозланганы

1 литр суга 1,5аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10–12 кашык 9процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы тотабыз. Агызабыз, шуңа шикәр комы, тоз салып, 1литрга җиткереп яңадан кайнатабыз, кайнап чыккан суны кыярлар өстенә салып, тимер капкач белән каплап куябыз. Аш серкәсен икенче кайнап чыккан суны салганда саласы.

Кетердәп тора торганы

1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына. Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куела.

“Зәһәр” түгеле

Бик тәмле, аз тозлы кыяр бу! Төрле сәбәпләр аркасында тозлы, ачы “острый” ашый алмаучылар бу рецептны онытмагыз... Өч литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы алына.Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра–алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 тырнак сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица, эстрагон алына. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассол салып 3 минут тотабыз. Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы аш серкәсе салына. Тимер капкач белән ябыла.

Салкын сулы– иң җиңеле

Тәмле дә, җиңел дә, кетердәп тә тора. Стерильләштерелгән 3 литрлы банка төбенә керән, чия, кара карлыган, укроп, 5 тырнак сарымсак салына. 100әр грам тоз һәм шикәр комы ( 4 аш кашыгы шикәр комы, 10 бал кашыгы тоз) өстәгез. Банканы кыяр белән тутырып, коедан гына алган салкын су салыгыз да капрон капкач белән ябып, караңгы салкын урынга, идән астына куегыз. Кыярлар 3 айдан әзер була, язга кадәр тора.

Исерек кыярлар

Банка төбенә керән тамыры, укроп, сарымсак, кара карлыган яфрагы салып, кыярларны тыгыз итеп урнаштырыгыз. Өстенә маринад салыгыз. Әзерләү өчен 1,5 литр су, 3 аш кашыгы өймичә генә тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аракы алына. Соңыннан суга утыртып, 15 минут стерильләштерегез.

http://www.atnya-rt.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus