Лениногорскилылар “Кыр көннәре”ндә катнашты
Лениногорск делегациясе Лаеш районында “Идел буе халыкара кыр көннәре” күргәзмәсендә катнашты.
Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре – бер төркем делегация Лаеш районында яңа техникалар, тәҗрибә кырларын карап, танышып йөрде.
Күргәзмәнең ачылган көнендә исә – 29 июньдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов катнашып кайткан иде.