Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тир түгелми генә уңыш булмый

Лаеш районында узган "Идел буенда халыкара кыр көннәре"ендә   «Зәй шикәре» агрофирмасы «2015 елда Россиянең иң күп чөгендер игүче хуҗалыгы» дип табылып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Агрофирма соңгы елларда позицияне бирми: моңа кадәр әлеге мәртәбәле бүләкнең II һәм III дәрәҗәлеләрен алган иде инде.

Хуҗалык илдә иң-иң булуга ничек ирешә соң? Болар – чөгендер культурасын үстерүгә агрофирма җитәкчелегенең фәнни яктан якын килүе, агрономнарның җан җылысын куеп, барлык белемнәрен эшкә җигеп, механизаторларның технологик таләпләрне үтәүдә тынгысыз, тырыш хезмәт кую нәтиҗәсе.     Татлы тамыр чәчеләсе басулар, минераль ашламалар, аммиак кертелеп, яңа технология буенча эшкәртелә.   Соңгы елларда  елның коры булуын исәпкә алып, язгы-җәйге чорда чөгендер мәйданнарында күп эшләргә туры килде, ди агрофирма җитәкчесе Фоат Камалиев. Гектарына  тиешле үсенте туры килерлек итеп чәчелгән, чөгендер үсентеләрен корылыктан саклап калу өчен яфрактан өстәмә тукландыру үткәрелгән.

 Агрофирмада соңгы елларда чөгендер басуы  2800 гектар мәйдан били. Узган ел гектарыннан уртача 476 центнер уңыш алынган. Гомумән алганда, агрофирма шикәр заводына 130759  тонна татлы тамыр тапшырган. Шул рәвешле, хуҗалык татлы тамырның тулаем җыемы һәм уңышы буенча районда лидерлыкны бирми. Быел да диңгездәй җәйрәп яткан куе яшел яфраклы шикәр чөгендере басуларын күреп гаҗәпкә калырлык. Иге-чиге күренмәгән чөгендер басуында   татлы тамыр самавыр кадәр булмаса да,  шактый үскән инде. Хуҗалыкның быел да  рекордлы уңыш алуына шик юк.

Шунысы игътибарга лаек, нинди эштә дә  иң мөһиме – кеше факторы. Агрофирма чөгендерчеләренең әлеге рекордлы уңышта өлеше биниһая зур. Тир түгелми уңыш булмый ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus