Татарстанда вуз укытучысы студенттан ришвәт алганда тотылган
КФУның Чаллы институты физика кафедрасы мөдире Фәрит Сәрвәровка карата җинаять эше кузгатылган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, укытучы РФ ҖКның 290 маддәсе 3 бүлеге ("Ришвәт алу") билгеләре буенча шикләнелә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 27 июньдә Чаллы вузы бинасы янында кафедра мөдире, физикадан белемен тикшермичә зачет куйган өчен, студенттан 2,5 мең сум акча алган.