Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе укучылары бәйрәмле сәяхәттә булып кайттылар

Менә, ниһаять, көтеп алынган җәйге каникуллар да килеп җитте.

Без, 4-6 нчы сыйныф укучылары, җәйнең беренче көнендә үк Казан шәһәренә экскуриягә бардык. Табигать искиткеч гүзәл, тирә-як яшеллеккә төренгән. Юлның ике ягында тигез рәттә агачлар тезелешеп киткәннәр. Авыллар да төзек, матур. Иптәшләремнең шат авазларына әз генә йокымсырап китеп, күземне ачсам, инде Казан шәһәренә дә килеп җиткәнбез. Казан бик матур. Нинди генә зур-зур йортлар, биналар юк. Һәр тараф чәчәкләргә төренгән. Казанның әкияти почмагы Курчак театрына аяк бастык. Күпләребезнең әле монда беренче тапкыр гына килүе иде. Аның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Без анда “Гуси-Лебеди” әкиятен карадык. Артистлар да, курчаклар да бик ошады.

Курчак  театрыннан соң Бауман урамына юл тоттык. Кызганыч, “Әкият” кафесы хезмәткәрләре генә безне ашатырга теләмәделәр. Әллә безне сыйдыра алмадылар, әллә башка сәбәбе булдымы, белә алмадык. Янәшәдәге ашханәдә бик тәмләп ашап чыктык. Шуннан соң  күтәренке күңел белән Кремльгә юл алдык. Анда әле балалар өчен оештырылган тамашалар дәвам итә иде. Концерт-чыгышларны карагач, Милли музейга юнәлдек. Анда безне бик теләп каршы алдылар. Музей бик бай, безгә бигрәк тә хайваннар дөньясын чагылдырган экспонатлар ошады. Кайберләребез уенчык кармак белән уенчык балыклар тотып карады.

Каһарман шагыйрь М.Җәлил һәйкәле янында, Кремльнең истәлекле урыннарында, танылган хәйрияче Әсгатъ Галимҗановка куелган һәйкәл янында фотосурәтләргә төштек. Аннан Казанның Яр буе  дип аталган (Набережное) урынына  барып рәхәтләнеп уйнадык.  Автобус  йөртүчебез искәртмәсә, кайту уебызда да түгел иде.

Җәйге каникулларның беренче көнен шулай истәлекле итеп үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен сыйныф җитәкчеләре Гөлнур Гыйниятуллинага, Фәния Шакирова, Тәнзилә Закирова, автобус йөртүчесе Газинур Зыятдиновка ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар гына телибез.

 

Ризәлә Гыйлемханова.

Күгәрчен мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Фотосы: vsluh.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus