Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гүзәл Хәбибуллина: "Авыртмаган башка тимер тарак"

Көнгә чыктыңмы, өстә утыручы түрәләр нинди генә яңа кануннар уйлап чыгармыйлар.

Киләчәктә Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмәкчеләр. Депутатлар бигрәк тә ир – атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тикшерергә кирәк диеп саный. Боларның барысын да истә тотып, сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре “Яшь парлар сертификаты” н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Шулай итеп, яшьләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр тикшерә башламакчылар. Болар барысы да яшьләрне уйланылмаган адымнан саклап калырга, гаиләдәге низагларны булдырмау һәм аерылышулар санын киметү максатыннан эшләнеләчәк, имеш. Ләкин, ныклап торып уйлансаң, низаг – талашлардан, гаиләдәге аңлашылмаучанлыклардан бу гына коткарып кала алыр микән? Аерылышулар, “табак – савыт шалтыраулар” ирнең яисә хатын – кызның гаебе белән баласыз калган гаиләләр арасында гына түгел, балалары булган гаиләләрдә дә күзәтелә. Мондый кануннар күпчелек ир – атларның “мин – минлегенә” тияргә, кыен хәлдә калдырырга мөмкин.

Әлеге язманы язар алдыннан, әле гаилә корырга өлгермәгән егетләр белән аралаштым. Берсесе дә депутатларның мондый тәкъдимен хупламый. Араларында бу хәбәрне дулкынлану аша кабул итүчеләр дә табылды. “Бу бит инде шәхесне кимсетү, кешенең шәхси киңлегенә үтеп керү. Аннан соң, нишләп әле мин кемгәдер нәрсәдер исбатлап йөрергә тиеш?! Өйләнер җиреңнән өйләнмәссең монда...” – ди 28 яшьлек өйләнмәгән бер танышым. “Ярар, үттең дә ди син ул тикшеренүне. Ә бит тормышта әллә ниләр булырга мөмкин. Һаләкәтләр, авырулар ир – атларны нәсел калдырырга сәләтсез итәргә мөмкин. Кем әйтмешли, туа бирми, тора бирә. Иң мөһиме: икенче яртың белән ике арада бер – береңне ихлас аңлау һәм ярату хисе булырга тиеш”, - дип саный 32 яшьлек буйдак.

Шәхсән минемчә, мондый мәҗбүриләүләр әллә ни уңай нәтиҗә бирмәячәк. Беренчедән, болай да гаилә корырга ашкынып тормаган егет – кызларыбызны бу тәкъдим бөтенләй дә куркытырга мөмкин. Икенчедән, горур ир – егетләрребез моны кимсетү диеп кабул итәчәкләр. Өченчедән, коррупция “чәчәк атуга” тагын бер яңа юл ачылачак.

Ләкин ни генә булмасын, канун гамәлгә кереп, үз көченә эшли башласа, гаилә корырга әзерләнүчеләргә кыенгарак туры киләчәк. Йөр син менә үзеңнең нәсел калдырырга сәләтле яисә сәләтсез икәнлегеңне исбатлап. Каш ясыйм диеп, күз чыгару булмаса ярый да бит... 

 

 Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Фотосы: fashionforyou.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus