Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсендә “бәхет почмагы” кайда булачак? (фотолар)

Көндәлек мәшәкатьләр белән еш кына районда булган үзгәрешләргә игътибар биреп җиткермибез. Ә бит кунакка кайтучылар матур үзгәрешләрне шулчак күреп алалар. “Балык Бистәсе үсә, матурлана”,–ди алар.Чыннан да, соңгы елларда үзәкне матурлау максатында зуур эшләр башкарыла. Әле менә күптән түгел генә Кама елгасы буенда олы ял мәйданын торгызу эшләре башланды.

Күптән түгел генә “Авыл офыклары”  газетасы битләрендә Кама буенда үзгәрешләр булачагы турындагы  материал басылган иде.Әлеге урынны бар кешегә дә  ошый торган итеп ничек үзгәртү турындагы мәсьәлә күтәрелгән иде анда. Вакыт урынында тукталып тормый.Менә биредә төзекләндерү эшләре башланды да инде. Яр буенда нәрсә булачак соң? Шундый сорау белән «Жилкомсервис» җитәкчесе Рафис Гариповка мөрәҗәгать итәргә булдым.

–Бер ай элек без Казанга барып төзелеш проектын уңышлы гына яклап кайттык. Подрядчиклар белән эш барышы сөйләшенде, гаҗәеп тә колачлы эшләр көтелә биредә. Кама буеның бу урыны балыкбистәлеләрнең иң яраткан ял итү урынына әйләнер дигән өмет белән эшлибез.Проект кысаларында шактый кызыклы төзелеш обьектлары каралган.Аеруча балалр, яшьләр өчен махсус урыннар күп булачак, –диде ул.

            Төзелеш барган урында  эшчеләр белән дә кызыклы әңгәмәләр корып алдык. Шуларның берсе Фәнис Сибгатуллин..

–Елга буена заманча яктырткычлар куелачак. Алар урам фонарьлары кебек кенә түгел, дизайн белән матур итеп эшләнәчәк. Шулай ук балалар мәйданчыклары да яктыртылачак. Видиокамералар да булачак. Бу ёщрдаим къзщтчелек  өчен кирәк,–ди ул.

Төзелеш объектының баш архитекторы Эдуард Губаев тцзелешнеж ъзенчщлекле якларына тагын да тирщнрщк тукталды:

-Проект нигезендә чәчәкләр аллеясы, беседкалар булачак. Яр буенда олы гына бер стела торгызылачак, аннан соң ул район символына әверелер дип уйлыйбыз. Аны бар яктан да күренә торган итеп эшләргә кирәк булачак. Һәм фотодан карауга ук щлеге урын Балык Бистәсе яр буе икәне аңлашылырга тиеш. “Балыкчы” скульптурасын ясарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Район башлыгы районның оста куллары, халык фикеренә колак салыначагын җиткерде. Биредә Wi-Fi нокталары да урнаштырырга уйлыйбыз. Шулай ук эскәмияләр, бәдрәфләр һәм чүп савытлары да җитәрлек күләмдә булачак. Чаралар үткәрү өчен диңгез темасына туры килерлек урыннар да әзерләнә. Район тарихы яктыртылган мәглумати панно да эшләнәчәк.

            -Эдуард Петрович, бүгенге көнгә нәрсәләр эшләргә өлгердегез әле?

-Бу көннәрдә балалар мәйданчыгын төгәлләп утырабыз. Яр буен мал-туардан саклау өчен киртәләр белән әйләндереп алдык. Машиналар өчен парковкалар эшли башладык, ут сузабыз. Объектны 2016 елның 20 нче июленә тапшырырга тырышачакбыз.

Яр буендагы техника, эшчеләрнең хәрәкәтенә караганда, обьект тулы канлы хезмәт урынына әйләнгән. Мондагы хәлләрне, үзгәрешләрне барлап” Күз тимәсен!” генә диясе кала.

Алия Хәбибуллина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus