Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аллаһының рәхмәтенә ирешү насыйп булсын

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә кердек. Барыбыз өчен дә мәгълүм изге ай бу. Бик күпләребез уразада булды, Аллаһыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәде. Сәхәрдән ифтарга кадәр 20 сәгатьлек ураза тоту  зур сабырлык, ихтыяр көче дә сорый. Бу хакта дин кардәшләребезнең фикерләре белән кызыксынуым юкка түгел. Фарыз гамәл ничек үтәлде икән?

Рәмзия Галимова (34 яшь):

–Уразаны ел да көтеп алам.Җәйге озын көннәргә туры килсә дә, Аллаһыбыз җиңеллеген бирә, шөкер. Менә бит, ай дәвамында дип әйтерлек һава температурасы түбәнәйде, көннәр җиләс, салкынча торды. Әле өй салу эшенә керешкән идек, түбәсен яптык. Көненә 4 тапкыр эшчеләргә ашарга әзерләдем.  Сөенеп, рәхәтләнеп йөрдем.  Тормышыбыз җитеш, сау-сәламәт кешегә зарланырга урын юк, шөкерана кылыйк. Олыгайгач намаз укырбыз, ураза тотарбыз димәскә кирәк, бүгенге матур көннеберничек тә кире кайтарып булмый бит.

Рамилә Әхмәтсафина–хаҗия:

–Ураза–Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган гыйбадәтләренең иң әһәмиятлесе. Аның савабы бернәрсә белән дә үлчәнә алмый. Ураза тоткан мөселманнарда шәфкать һәм миһербан хисләре арта. Бу ай–сабырлык, түземлек ае. Сабырның әҗере исә җәннәт!  Соңгы елларда  районыбыз яшьләре  арасында ураза тотучыларның арта баруы аеруча сөенечле. Чөнки, күңеленә иман иңдергән бала начарлыкны эшләми, наркотикларга, хәмерләргә үрелми. Тагын шунысы да бар, ураза кешеләрнең физик һәм рухи яктан да сәламәтлекләрен ныгыта, нәфесен тәрбияли. Рамазан аеның һәр көнен гыйбадәттә үткәрү, ураза тоту фарыз гамәлләрдән санала. Аллага шөкер, уразаны инде озак еллар тотам, калдырганым юк. 2014 елда Хаҗга бару бәхетенә дә ирештем. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәте, киң кодрәте.

Айрат Садыйков:

–Сизелми дә үтте бу көннәр, тормышыбыз мул, җитеш. Иртән сәхәрдә, кичен авыз ачканда нәрсә телисең–ашарга шул бар. Хатыным Айгөл белән икебез дә шактый еллар шушы изге гамәлне үтибез, Аллага шөкер. Бер авырлыгы да юк, бары күңелең белән ниятләргә генә кирәк, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә ул. Мәчеткә Тәравих намазларына да йөрдем. Улларыбыз үсеп килә, аларга да хәзердән үк Ислам дине кагыйдәләрен, Рамазан аеның фазыйләтләрен  аңлатабыз. Яшьтән өйрәнсәләр киләчәктә үзләренә дә җиңел булыр. Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең безнең Раббыбыз икәнен онытмыйча, иман белән, бары изгелек эшләп кенә яшәргә насыйп итсен!

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге безгә иң кыйммәтле, мөбәрәк кичәләрнең берсе–Кадер кичәсе булуы белән дә якын. Бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам (с. г. в.) бер хәдисендә: “Әй, бәндәләр, Адәм балалары! Бөек, изге Рамазан ае сезне күләгәләде. Бу айда бер мөбарәк кичә–Кадер кичәсе бар, ул мең айлардан хәерлерәк. Аны Рамазанның ахыргы 10 көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичәләрдән эзләгез”,–дигән. Аллаһ Тәгаләнең Кадер кичәсенең төгәл кайсы көндә икәнлеген белдермәвенең төп хикмәте: безнең күбрәк гыйбадәт кылуыбыз, зикер кылуыбыз өчендер. Бу кичәдә фәрештәләр җиргә кешеләр янына төшеп, адәм балаларының бу елда тәкъдир ителгән һәрбер эшләрен билгеләп куярлар. Кадер кичәсе безгә ике мөһим вакыйга белән бигрәк тә кадерле: хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәрлек вазыйфасын шушы кичне үтәргә керешкән һәм изге китап–Коръән шушы кичне аңа иңдерелә башлаган. Алдагы елларда да исән-имин булып Рамазан айларын каршыларга, ураза тотып, гыйбадәтләр кылып яшәү насыйп булса иде.

 

Фотосы: recombats.com

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus