Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Салават Миңнеханов тамашачыларга ике серен чишкән

Салават Миңнеханов – талантлы җырчы гына түгел, оста режиссер, продюсер, сценарист та. Салават белән Гүзәлемнең клиплары һәрвакыт сыйфатлы һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. Ул шулай ук эстраданың башка популяр артистларына да клиплар төшерә.

Хәзерге вакытта Салават һәм аның командасы Иркәгә яңа клип төшерү белән мәшгуль.

-Иркәнең яңа җырына эчтәлекле клип төшерәбез. Күренешләр төрле урыннарда бара: аэропорт, Иркәнең кызы Айсылу укыган мәктәп, кинотеатр, Казансу елгасының яр буе һәм башкалар. Иркәдән соң, Гөлназ Солтанованың җырына клип төшерергә җыенабыз. Анысы авылда Хәмдүнә Тимергалиева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов һәм башка популяр артистлар катнашында төшерелер дип көтелә. Әлегә кайсы авылга баруыбыз төгәл билгеле түгел, бәлки Әтнә районын сайларбыз. Моннан тыш, Гүзәлем белән икәү башкара торган "Син һәм мин" җырына да клип төшерәбез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов.

Җырчы безгә тагын бер серен чиште: артистларның быелгы яңа концерт программасының исеме "Рейс 116" дип аталачак. Беренче программалары – "Парлы шоу", зур аншлаг белән узган икенче программа – "Телепортация" дип исемләнгән иде. "Рейс 116"да исә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем – очучы, ә тамашачы пассажир булачак. Әлегә концертка әзерлек эшләре бара.

Шуны да әйтергә кирәк: Салават Миңнеханов диннән ерак түгел, көн дә ураза тота, изге эшләр башкара. Күптән түгел ул туган ягы – Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе ярдәме белән ифтар уздырды. Гомумән, эстрада артистлары арасында ураза тотучылар шактый. Алар арасында ИлСаф, "Эссе" төркеме егетләре Айрат һәм Ильяс, Рәсим Фасыйхов, Нияз Җәләлов һәм башкалар бар.

Эльвира Шакирова
http://intertat.ru/tt/


Фотосы: kunelradio.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus