Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында һәр баш терлекә өч тонна азык хәзерләү бурычы куелды

Авыл халкы өчен тынгысыз көннәр башланды – печән өсте җитте. Район җитәкчелеге һәр авыл җирлеге башкарма комитеты алдына халыкка печәнлекләрне бүлеп биреп, кышкыга терлек азыгы хәзерләүдә ярдәм итеп тору бурычын куя.

Балачактан күңелгә кереп калган – печән өсте җиттеме, авылда бөтенләй бүтән тормыш башланыр иде. Халык, йортындагы мал-туарына җитәрлек азык хәзерләп калырга тырышып, көне-төне печән хәзерләү белән мәшгуль. Күпләргә каладан ярдәмгә балалары, туганнары кайта. Кем трактор, машиналар белән, кем ат җигеп печән ташый. Июль – печәнле булып кала торган ай шул. Шуңа бу вакытта башка эш-мәшәкатьләр бераз көтеп торса да ярый.

Элегрәк бит печән  чабу кул көче белән башкарылды. Аны хәзерләү шуңа озаккарак та сузыла иде. Печәнлек җирләре дә исәпле. Кем алдан өлгерә, электереп кала – шул азыклы. Кайвакыт колхоз-совхоз җитәкчеләре халыкка билгеләнгән көннән алдарак печәнгә төшүне тыялар иде. Кем буйсынмый, хәзерләгән печәнен төятеп алырга да күп сорамыйлар. Хәтта чүмәләдәгесенә ут төртергә тартынмаган җитәкчеләр дә булды.

Хәзер замана башка. Район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары халык терлек-туарын азыклы итсен дип кайгырта. Авыл башлыклары печәнле урыннарны йорт саен бүлеп биреп, мохтаҗлыгы булганнарга техника белән дә ярдәм итәргә тиешләр. Ничек кенә булмасын, җирлектәге һәр шартлы терлеккә өчәр тонна печән хәзерләү бурычы куелды. Һәм авыл җитәкчеләренең бу эштә һәртөрле булышлык күрсәтүе зарур.

Бүген Апак (халык 363 тонна печән хәзерләгән), Түбән Әлки (684 тонна), Иске Салман (576 тонна), Чиябаш (300 тонна) авыл җирлекләрендә һәр баш терлеккә өчәр тонна һәм аннан да күбрәк печән җыелган инде. Бу эшне башка авылларда да ашыктыра төшсеннәр иде.

Бу көннәрдә редакциягә Түбән Әлкидә яшәүче Рәшит Габитов сугылган иде. Ничек азык хәзерләүләре белән кызыксынгач, ул:

–Печән бездә билдән. Чабарга урыннар бик күп. Без өч йорт берләшеп 60 төргәк печән хәзерләдек. Кышка артыгы белән җитәрлек булды,–диде.

Чынлап та, авылларда көтүлекләр шул ук калды, ә бит мал асраучылар кимеде. Димәк, печәнлекләр җитәрлек, теләге булган һәр кеше кышка малларына җитәрлек азык хәзерли ала. Ә инде олагайган көнендә дә сыердан я кәҗәдән аерылмаган ялгыз өлкәннәргә бу эштә ярдәм итәргә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus