Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

2 июль (шимбә). Рамазан аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.42 сәгатьтә калка, 17.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.
 
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
 
Хәл керткеч  дәва чаралары
 
Ярты стакан яңа сыгылган әфлисун согын кайнаган салкын су белән сыеклап, 1 аш кашыгы бал, 1 уч төелгән әстерхан чикләвеге салып эчәләр. Яңа сыгылган кәбестә согын яки шуңа бермә-бер кушылган керән согын көненә 3 тапкыр 50 шәр грамм эчү дә кәефне күтәрә. 200 грамм сарымсакны изеп, шуңа 10 лимон согын кушалар, пыяла банкага салып, караңгы урында 3 атна төнәтәләр, көн саен болгаталар. Йоклар алдыннан 1 чәй кашыгы лимонлы сарымсакны 1 стакан кайнаган суга кушып эчәләр. Арыганлыкны басу өчен, 1 чәй кашыгы лаванда чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.
 
3 июль (якшәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.29 сәгатьтә калка, 18.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
Шифалы кефир
 
Кайнатып бераз суытылган 800 мл сөткә 1 аш кашыгы кефир яки кибет каймагы кушып болгаталар, караңгы урында 1 тәүлек төнәтәләр. Мондый кефирны гипертония, эч кибү, эчәклек дисфункциясе, дисбактериоз, псориаз булганда эчү файдалы.
 
4 июль (дүшәмбе). Рамазан аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.24 сәгатьтә калка, 19.54 сәгатьтә бата. 15 сәгать 01 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
 
5 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.28 сәгатьтә калка, 20.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.
 
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
 
Баллы сырганак мае
 
Буыннар сызлаганда, мондый май булыша. Даруханәдән алган ярты стакан сырганак маен утта җылытып, 1 аш кашыгы диңгез тозы, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар, тагын әз генә җылыталар. Төнгелеккә буыннарны шуның белән ышкып, өстенә бака яфрагы яки әрекмән (кышын – кәбестә яфрагы) куялар, полиэтилен, аннары йон тукыма белән урыйлар. Иртән бәйләвечне алалар.
 
6 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.37 сәгатьтә калка, 21.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.
 
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
 
Гаймориттан дәва
 
1 әр аш кашыгы бал, спирт, суган согы, чистартылган көнбагыш мае, вак угычтан уылган карасу төстәге кер сабынын кушып, шул савытны кайнап торган су өстенә куеп җылыталар. Тампонны шуңа манып, көненә 3 тапкыр, 15 әр минутка борын тишекләренә тыгалар. Дәва курсы – 3 атна.
 
7 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.50 сәгатьтә калка, 21.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
 
8 июль (җомга). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.02 сәгатьтә калка, 22.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
 
Маринадланган кыяр
 
Кыярларны 2 сәгать салкын суда тоталар. Банкага укроп сабагы, кара карлыган, чия һәм керән яфраклары, сарымсак, түгәрәк кара борыч, канәфер кадагы, эстрагон сабагы салып, кыярларны тутыралар, өстенә кайнар су агызып, сөлге белән урыйлар. 20 минуттан соң суын кәстрүлгә агызып, кайнатып чыгаралар, кабат кыяр өстенә коялар. 10 минуттан соң суны тагын бушаталар, 3 литр суга 3 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы йодсыз тоз исәбеннән тоз-шикәр кушалар да, кыяр өстенә коялар, 9 процентлы серкә өстиләр (3 литрлы банкага – 3 аш кашыгы, 2 литрлыга – 2 аш кашыгы). Тимер капкач белән ябалар, әйләндереп, өстәл өстендә суыталар. Әгәр 1-2 көннән тозлык болганчыкланса, шул ук пропорцияләрдә кыярны кабат ябалар. Әмма болай маринадланган кыяр бик яхшы саклана, кире эшләргә туры килмәстер.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus