Июньнең соңгы көнендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 30 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар бүген артык кызу булмаган һәм бераз яңгырлы көн вәгъдә итә. Көндез урыны белән яңгырлар явып уза, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.
Көндезге һава температурасы Татарстанда – 23, Зәйдә 22 градуска кадәр җылы булачак.