Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Ялта-Зәй” гөрләп торды (Фоторепортаж)

Һәркем,  аеруча әти-әниләр каникулларның балалар өчен имин һәм куркынычсыз үтүен тели. “Челтәр компаниясе” ААҖ башлангычы белән Татарстан территориясендәге  барлык балалар учреждениеләрдә, ял лагерьларында балалар арасында электр белән бәйле бәхетсезлек очракларына юл куймау,  электротравматизмны кисәтү  юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Гомумән, әлеге юнәлештәге республика программасын җәмгыять дистә ел инде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә тормышка ашыра. Шуның бер мисалы буларак, компания хезмәткәрләре “Ялта-Зәй” лагеренда өченче ел инде “Куркынычсыз каникул” акциясе уздыра. Ул елдан-ел үтемлерәк итеп оештырыла.

Акция агымдагы елда   үзгәрәк  башланып китте. Лагерьның актлар залында малай-кызлар өчен “Куркынычсыз электр” дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Һәр отряд (алар бишәү) аерым рәтләрдә утырган. Балаларның кулларында - буклетлар , брашюралар. “Челтәр компаниясе” ААҖ белгечләре үзләре мультфильм геройлары - зебра, арыслан, попугай һ.б.лар аша  балаларга электротравматизмны кисәтүне аңлаешлы, мавыктыргыч итеп күрсәтә, аңлата алды. Попугай ролен, мәсәлән, Чаллы электр челтәре белгече Марат Сәлахов  оста итеп ачып бирде, кисәтүләрнең кирәкле һәм мөһим булуын төшендерде.

Мультфильм геройлары сүз һәм күрсәтмә материаллар белән ничек итеп электр белән бәйле травмалардан саклану, приборлар белән сак эш итү һ.б.лар турында балалар яссылыгына төшеп аңлаттылар. Максатыбыз - җәйге чорда балалар арасында республика программасын тормышка ашыру. Күрүегезчә, ул  компания белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла, алар шәһәр һәм районнарда балалар арасында  электрдан саклану чаралары турында башка аңлатма дәресләр дә үткәрәләр, - ди компаниянең Түбән Кама  электр челтәреләре филиалы директоры Сергей Огурцов.

Аннан чара лагерь биләмәсендә дәвам итте.  Белгечләр балаларга өйдә, төрле учреждениеләрдә, урамда электр тогы белән эшләргә туры килгәндә төп кагыйдәләрне уен формасында аңлаттылар. Электр приборларын кулланганда куркынычсызлык чараларын күрү, электр җиһазлары тирәсендә булганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген төшендерделәр: өйрәнгәннәрне ныгыту максатында конкурслар, викториналар да оештырдылар.

Шунысы игътибарга лаек, балалар чарада  теләп катнаша, үзенә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат ала. Чара ахырында балалар арасында электр белән бәйле гыйлемне үзләштерү буенча кечкенә  сынау оештырылды. Малай-кызлар тематик буклетлар, ручкалар, магниткаларга,  иң активлар исә “Куркынычсыз электр” китабына ия булды.

 “Ялта-Зәй”дә  өченче ел рәттән  “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалларында эшләүчеләрнең балалары ял итә.  Быел биредә дүрт сменага  600дән артык  бала ял итә, сәламәтлекләрен ныгытачак. Кино елы уңаеннан, көн саен танылган кинофильмнар күрсәтелә, ял итүчеләр –актерлар, әйдаманнар исә режиссерлар дип аталып йөртелә,  ди лагерь башлыгы Эмиль Галиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus