Ялган документлар белән 125 сумлык кредит алган
Шикле адәмне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Татарстанлы кредитны узган елның декабрендә алган булган. Аннан соң гына финанс учреждениесе клиентының эш урыны һәм хезмәт хакы турында ялган документлар тапшыруы ачыкланган. Хәзерге вакытта 35 яшьлек эшсездән читкә чыкмау турында имза алынган. Ул акчаны үз кирәк-якракларына тотуын сөйләгән.