“Җәүһәр” “Чатыр тау җыенына” әзерләнә
Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җәүһәр” фольклор коллективы республикада танылып килә. Агымдагы елның 9 июлендә коллектив Азнакайга Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” төбәк фольклор фестиваленә барырга җыена. Җәүһәрлеләрнең әлеге фестивалдә үзләрен беренче мәртәбә сынаулары. Алар әлеге мәртәбәле чарада 40 көнгә кадәр бала карау йоласын белән чыгыш ясаячак.