Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чигү чигә асыл җепләр белән

Зәй районы Сабантуенда парк буйлап тезелешеп утырган әлеге фотосурәттәге чигү осталарына кемнәр генә сокланмый узды икән?!  Җете сары милли киемнәрдән кул эше тотып утырган  кызлар башкала кунаклары игътибарын да үзенә җәлеп итте. Алар чигү үрнәкләре, җепләр, кызларның әлеге һөнәргә кемнән өйрәнүләре белән кызыксынды. Кызлар уртасында утырган Имәнлебаш авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗановага чигүгә хирыслык әнисе Миңлезәкиядән күчкән. Чигү осталыгы буыннан-буынга килә: Энҗенең кызы Ләйсән дә оста әлеге шөгыльгә. Әлеге кызлар арасында Имәнлебаштан чигү остасы Ләйсән белән Рәзилә Хәйруллина да бар. Калган кызлар - политехник колледж студентлары, алар бу һөнәргә осталыкка уку йортында өйрәнә икән. Энҗе Әхмәтҗанова мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Җәүһәр” фольклор коллективын да җитәкли. Ансамбльгә альяпкычлар, кульяулыклар, тастымалларны, йолаларны күрсәткәндә түрләмә, мендәр тышларын да үзебез чигәбез, ди Энҗе ханым. Ансамбль әгъзалары кулы белән чигелгән эшләр күз явын алырлык. Бу эшләре белән алар “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырган  “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем — чиккән кулъяулык” дип аталган бәйгедә дә катнашканнар. Җәүһәрлеләрнең  милли төсләрне уңышлы сайлавы,  югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр белән жюри игътибарыннан читтә калмаган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus