Әлмәтлеләр салкыннарга әзерләнә
Бүген торак-коммуналь хуҗалык алдындагы төп бурыч – алда торган җылыту сезонына ныклап әзерләнү.
Көн эссе торганда беребез дә фатирлардагы җылылык хакында уйланмыйбыз. Биредә дә «җәйдән чанаңны әзерлә» мәкале туры килә. Әлегә җылылык системаларын юдырту һәм опрессовкалау кирәк булган торак йортларның 46 процентында гына бу эш башкарылган. Әзерлек паспортын тапшыру, һәр елдагыча, аксый – агымдагы атна сишәмбесенә ул 15 процент кына иде.