Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәтлеләрнең бурычы һаман да бар

Бу идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә дә тикшерелде.

Башта, һәрвакыттагыча, бурычлар хакында сүз барды. Бюджет тармагында эшләүчеләргә контроль көчле. Байтагы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычын капласа да, 50 хезмәткәр тулысынча исәп-хисап ясый алмаган.  Тулаем алганда, әлмәтлеләргә 370 миллион сумны кайтарулары соралган кәгазьләр таратылган. Суд приставларында башкару өчен 1337 эш бар.

Шул ук вакытта бурычы бармы-юкмы, халык шикаять язуын, мөрәҗәгать итүен дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов әйтүенчә, 1 гыйнвардан алып 24 июньгә кадәр 382 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 80 е торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләү, 135 е коммуналь, 168 е торак хезмәтләр сыйфаты уңаеннан. «Әлмәт-Водоканал»га  булган бурычны реструктуризацияләү турында төзелгән килешүне үтәүдә дә графикны сакламаучылар бар икән. График буенча җыеп бетерелмәгән акча 5128933 сум тәшкил итә.

Утырышта контейнер мәйданчыкларын ремонтлау, үләннәрне чабу, ОДН, блоклы индивидуаль җылылык пунктлары мәсьәләләре дә тикшерелде.

- Подъезд төпләрендә эре габаритлы чүпләр өелеп торырга тиеш түгел. Аларны бер тәүлек эчендә чыгарырга кирәк. Йортта яшәүчеләргә аңлатыгыз, игъланнар элегез, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин бу күренешкә борчылып.

Ул әлмәтлеләрне куллану вакыты чыккан счетчикларны алыштыру зарурлыгы турында ике ай алдан кисәтә башларга әйтте.  Шулай ук

электр энергиясе буенча ОДН зур булган йортларда җыелышлар уздырыла. Аларга күрсәткечләрне читтән генә алырга мөмкин булган дистанцион системалар урнаштырырга тәкъдим ителә. Тәҗрибә аның, чынлап та, өметне аклавын раслаган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus