Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында барлык шартлары тудырылган модульле патологоанатомия бәлеге ачылды

24 июньдә район үзәк хастаханәсендә патолог-анатомия бүлегенең модульле яңа бинасы ачылды. Бу көнне мондый объектлар берьюлы республиканың биш районында – Байлар Сабасында, Сарманда, Буада, Азнакайда һәм бездә–видеоэлемтә режимында файдалануга тапшырылды.

Соңгы елларда бездәге мәетләрне  медицина экспертизасы үткәрү өчен Болгарга яисә Алексееевскига йөртергә туры килде. Кеше үлеме болай да якыннары өчен зур хәсрәт. Әле тагын аны ерак араларга алып бару мәшәкате өстәлде. Еш кына бу эшне авыл җирлекләре җитәкчеләре оештырырга мәҗбүр булды. Авылларда үткән җыеннарда да халык бу мәсьәләне күтәрә, районда патолог-анатомия бүлеге ачып булмасмы икән, дип кызыксына иде.

Район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр әлеге проблеманы республика аша хәл итү юлларын эзләделәр. Һәм менә быел язын районга патолог-анатомия бүлеге өчен модульле корпус җиһазлары кайтарылды. Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Строитель и К” җәмгыяте егетләре әлеге бинаны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп төзеп тә куйдылар. Әлеге бүлектә эшләү өчен Чуаш Кичүе амбулаториясенең гомуми практика табибы Радик Вәлиев Казанда укып, тиешле документлар алып кайтты.

Бинаны ачу, алда әйтелгәнчә, Байлар Сабасыннан видеотрансляция аша алып барылды. Андагы тантанада катнашучы Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин патолог-анатомия бүлегенең һәр район өчен гаять мөһим объект булуын ассызыклады.

–Бу бүлекнең эшләп китүе – бездә медицина хезмәтенең югары дәрәҗәдә булуы билгесе дә. Әлеге бүлектә, патолог-анатомия хезмәте белән беррәттән, суд-медицина экспертизасын да эшләтү күздә тотыла,– диде министр.

Адель Вафин республиканың авыл районнарында соңгы биш елда 330 ФАП төзелүен, 1300е ремонтлануын, 97 табиблык амбулаториясендә һәм 16 участок хастаханәсендә капиталь ремонт үткәрелүен, бик күп яңа медицина җиһазлары кайтарылуын да әйтеп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, яңа объектны ачу тантанасында чыгыш ясап, патолог-анатомия бүлегенең һәм аның тиешенчә җиһазландырылган бинасының районыбыз өчен ни дәрәҗәдә кирәкле булуын билгеләп үттеләр. Яңа бинаны бөтен таләпләренә туры китереп эшләүләре өчен рәхмәт әйтеп, шулай ук соңгы елларда райондагы барлык модульле ФАПларны шушы предприятие төзегәнен искә алып, Светлана Одушкина “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Аннан без яңа корпусның эчен дә карадык. Биредә бөтен нәрсә шартына китереп ясалган. Тиздән, әлеге бүлекнең барлык документлары да эшләнеп бетүгә, ул халыкка хезмәт итә башлар.

 

Биредә эшлисе белгеч буларак яңа бинаны ничек бәяләвен белешеп, табиб-патолог-анатом Радик Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.

–Беләсезме, мин моңа кадәр эшләгәннәре белән бу модульле бинаның аермасы җир белән күк кебек. Монда бөтен нәрсә җентекләп уйлап-исәпләнеп, максималь дәрәҗәдә уңайлыклар тудырылып, иң сыйфатлы, иң яхшы материаллар кулланып эшләнгән. Моның өчен Татарстан хөкүмәтенә, үзебезнең район хастаханәсе җитәкчелегенә һәм төзүчеләребезгә ихластан рәхмәт,–ди Радик Фәһимович.

–Яңа модульле корылманың өстенлекләре нинди соң?

–Бердән, ул иркен итеп төзелгән – 150 квадрат метр мәйдан били. Бу бинаны кору 30 миллион сумга төште. Биредәге җиһазлар гына да 1,5 миллион сумлык. Бинада вентиляция, берничә кондиционер, кайнар һәм салкын су, душ кабинасы эшләнгән. Табиб өчен аерым кабинет булдырылган. Мәетләрне яру өчен ике зал, берсе – гомуми, икенчесе – аеруча куркыныч инфекцияле үлекләр өчен. Эшләү өчен уңайлы заманча өстәлләр, зур үлчәү, берьюлы өч мәетне сакларлык суыткыч. Ашыгыч ярдәм һәм бүтән машиналар өчен  бинага җайлы пандуслар да эшләнгән. Алга таба ритуал церемонияләр залы булдыру теләгебез дә бар.

–Бүлектә ничә кеше эшлиячәк?

–Табиб-патолог-анатомнан тыш, фельдшер-лаборант һәм санитар штатлары каралган. Фельдшер-лаборант хезмәтенә Чуаш Борнаеннан Ирина Калеева алыныр дип күздә тотабыз. Бу катлаулы хезмәттә аның шактый тәҗрибәсе дә бар.

–Әлеге бүлек кирәкле булса да, күңелле тәэсирләр тудыра торган түгел инде...

–Юк, алай түгел. Патолог-анатом хезмәте дә кешеләр сәламәтлеге өчен хезмәт итә. Мәрхүмнәрнең тормышта үз саулыкларны

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus