Ифтарга җыелдылар
Конфессияара дуслык, татулыкны саклау – районыбызның казанышы. Төрле милләт халкы йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга бездә игътибар зур. Православие динендәгеләрнең Раштуа, Кач ману, мөселманнарның Корбан, Мәүлет бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелде.
27 июньдә Ураза уңаеннан политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен ифтар оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсип Сәгыйть хәзрәт Камалов, ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәт вәкилләре, район-шәһәрнең 200дән артык мөэмин-мөселманы катнашты. Бистәләр һәм шәһәрдән халыкны ифтарга махсус автобуслар алып килде.
Ифтар колледжның актлар залында корьән укудан башланды. Әлеге бина – тәрбия урыны, колледжга изге Коръән аятьләре иңү бик мәслихәт. Разиф Кәримов чыгышында районның икътисади үсеше, аерым алганда, игенчелек тармагы, “Заман” сәнәгать паркы, тимер юл аша күпер, Иске Зәйдә яңа мәчет төзелеше һ.б.лар турында сөйләде. Мөселманнарның тоткан уразаларының кабул булуын теләде.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештереп, рамазан аеның Коръән ае булуына киңрәк тукталды. Сәгыйть хәзрәт Камалов аннан вәгазьчеләргә сүз бирде. Вәгазьләр барысы да Уразаның фазыйләтләре, изге айда үзеңне тоту турында булды. Спорт залында авыз ачылды һәм мөселманнар, иңгә-иң торып, ахшам намазы укыды. Аннан ашханәдә тезелеп киткән өстәлләр артында ифтар ашы оештырылды. Ифтар барышында мөнәҗәтләр укылды, дини җырлар башкарылды, котлаулар ирештерелде. Колледж җитәкчесе Роберт Халитовның, коллективның мөселманнарны җылы каршылап, бина буйлап йөртеп, тәмле ризыклар белән мәҗлес оештыруы, ифтар кылучыларга хезмәт күрсәтүе югары дәрәҗәдә булды. Ифтар исә тулысы белән район хакимияте хисабына оештырылды.
Район башлыгының күркәм үрнәк күрсәтүе, диндарларга күрешү, изге китап сүзләре, хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлау, авыз ачтыру мөмкинлеге булдыруыннан Зәй мөселманнары бик канәгать калды, киләчәктә дә бу гамәл дәвамлы булсын, дип теләде.