«Дөрес» варенье
“Сакчыл кеше, бәхетле кеше”, ди халык мәкале. Бу канатлы сүзләр җәйге чорда төрле җиләк-җимеш вареньелары кайнатып, кышка запас хәзерләүче хуҗабикәләргә дә кагыла.
Билгеле, варенье кайнатуның үз серләре бар. Әйтик, кайбер варенье саклаганда йә әчи, йә шикәрләнә башлый. Әчегәне — пешеп җитмәгән, ә шикәрләнгәне артык кайнатылган дигән сүз. Кыскасы, сыйфатлы варенье кайнату өчен аның әзер булу вакытын дөрес “тотып алырга” кирәк. Мәсәлән, моны түбәндәгечә билгеләп була: суыткычка ике стакан су куеп суытыгыз да, варенье әзер булыр алдыннан һәр стакандагы салкын суга шуның тамчысын тамызып карагыз. әгәр варенье тамчысы ташсыман булып стакан төбенә утырса, варенье әзер дигән сүз. Варенье тамчысы суга төшү белән эри башласа, димәк, вареньеның кайнавы җитеп бетмәгән.
Үз согындагы бакча җиләге. Юылган җиләкләрне сөзгечкә салып суын саркытыгыз. Аннары җиләкләрне, өстенә шикәр комы сибә-сибә, бер литрлы банкага тутырыгыз. һәм банканың капкачын ябып, сулы мунчада ун минут стерильләштерегез. 3 килограмм җиләккә 900 г шикәр комы кирәк.