Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Георгий Евдокимов: «Эшебез каты, ашыбыз татлы» (фотолар)

Иванай авылына керәшен кардәшләрнең «Чук» бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә булдык. Юллары ташка үлчим булса да матур йортлары, нык, олы каралты-куралы хуҗалыклары белән җәлеп итте сала. Яңа йорт җиткезеп ятучылар да бар икән. Димәк авыл яши әле,яшиячәк.

Горур исемле, кайчандыр терлекчелеге, игенчелеге белән дан тоткан «Победа» колхозы таралганнан соң, авылның тырыш ир-егетләре болай да хәлле ярдәмче хуҗалыкларын киңәйтеп җибәргәннәр, мал-туарның баш санын арттырганнар, тора-бара җир пайларын рәсмиләштереп куйганнар, трактор-комбайннарга хәтле алганнар.

Георгий һәм Нина Евдокимовлар үз акыл-көчләренә ышанган хәлдә гөрләтеп яшәп ятучы әнә шундый гаиләләрнең берсе. Шушы матур табигатле авылда туып, шушында табышканнар.  Җанга- җан сыенышып, иңгә-иң торып тормыш итә башлаганнарына да 25 ел булган инде. Мәхәббәт җимешләре, кызлары Надежда белән горурланырлыклары бар. Мәктәпне дә медальгә тәмамлаган,югары уку йортында да алдынгылардан булган. Хәзер Казан шәһәренең бер олы азык-төлек предприятиесендә технолог булып эшли икән.

-Ходайның Георгий белән очраштырганына мең шөкер. Бер-беребезне аңлап яшибез, киңәшләшеп эшлибез,- ди бәхете йөзендә балкыган хатын. Күмәк хуҗалык вакытында Анна дистә елдан артык склад мөдире булып эшләгән. Хәзер авылдашларына мәдәни хезмәт күрсәтә, клуб мөдире вазыйфаларын башкара. Ә Георгийның иңнәрендә 25 елга якын шоферлык стажы бар. Ул чорда да хезмәт хакына гына карап ятмаганнар алар. Йөзәр баш дуңыз үстергәннәр. Хәзер ничек көн күрүләре турында сораша башлагач. Нина ханым: «Эшебез каты, ашыбыз татлы»,- дип әйтеп салды. Ачык йөзле, җор теле хуҗабикә әңгәмәгә матур, мәгънәле әйтемнәр, мәкальләр кушып сөйләргә ярата. Чын мәдәниятче инде менә, авызына каратып тора.

Ә эш-мәшәкатьләре чыннан да күп, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетергесез. Без килгән сәгатьтә Георгий дусты, хезмәттәше Алексей Токранов белән чабылган печәннәрен әйләндерү, җыю мәсьәләсендә фикер алышалар иде. Берәр көн торып кипшесен, җилләсен әле дигән карарга килделәр. Бу ике ахирәт икесенә бергә җәмгысы 25 гектар пай җирләрен бергәләп эшкәртәләр, чәчәләр, уралар сугалар икән. 8 гектарында купьеллык үлән үстерәләр.

-Җир эшендә ялгызың әллә ни майтарып булмый.Күп көч, хезмәт сорый игенчелек,-ди Георгий. Барлык төр техниканы да берүзеңә алып бетерерлек түгел. Кыйммәт. Алешаның печән әйләндергече бар, ә мин быел пресс –подборщик алдым.

- Күпмегә төште соң?,- дип кызыксынам, әле завод буяуы исе дә җилләмәгән пресска ымлап.

-Бер Рәсәй машинасы инде ди,- әңгәмәдәшем, хәйләкәр генә елмаеп.- Ничава, ватылмый эшләсә бәясен чыгара ул,- дип тә өстәде. Шушы сүзләренә мөһер суккандай күрше авылдагы бер танышы печән төреп бирүен сорап шалтыратты.Ә мондый “клиентлар” байтак хәзер авылларда. Бик күпләр пай җирләрендә печән үстереп,мал асрап көн күрәләр бит.

-Георгий әйт әле, мөмкинлек булса кайсын сайлар идең: элекке кебек күмәк хуҗалыкнымы, әллә бүгенге кебек үз-көнеңне үзең күрүнеме?

Әңгәмәдәшем бер мәл уйланып калды, бер йортына, бер капка төбе тулы техникасына карап алды.

-Һе,менә туган миңа күптән түгел 51 тулды. Безнең буын колхозда эшенә күнеккән иде бит инде. Анда нәрсә, иртән торып мал-туарыңны карыйсың да, эшкә киләсең,нәрсә кушалар шуны эшлисең, кая җибәрәләр шунда барасың. Гәрүчиен дә салалар, ватылсаң запчастен дә табып китерәләр. Әзергә бәзер яшәү рәвешен үзгәртү кыенгарак туры килде инде. Ә хәзер барысын да үзеңә юнәтергә кирәк. Каян,ничек- шуларны уйлап төн йокыларың кача билләһи. Җитештергән продукцияңне урнаштыру тагын бер баш бәласе. Әмма дә ләкин,үзеңә-үзең хуҗа булып яшәү рәхәтрәк, хатын әйтмешли “ашы татлырак”.

Продукцяне урнаштыру турында сүз чыккач,әңгәмәгә Нина кушылды.

-Сөт, май,каймак, эремчекне атнасына бер тапкыр Казанга алып барып сатабыз. Үзебезнең клиентларыбыз бар, - Сораучылар булганда корт та ясап алып барам, иткә дә заказ күп.- ди Нина.-Шәһәр кешесенең бер ышанычын яуласаң, көтеп кенә торалар инде.

Печән,ашлыкның да үзләреннән артканын саткалыйлар икән. Йорт яннарнындагы бакчалары да 60 сутый тирәсе. Анда бәрәңге,чөгендер, яшелчә үстерәләр.

-Инде алынган алынган, нигә берәр крестьян-фермер хужалыгы,гаилә фермасы оештырып җибәрмисез соң? Тәвәкәлләсәң дәүләт тә ярдәменнән калдырмый бит.

-Минем бер генә кыз, миңа күп кирәк түгел,- ди Георгий уенын-чынын бергә кушып.-Дәүләттән бер тиен дә акча алган юк. Дәүләт бер кулы белән бирә икенчесе белән алырга да мөмкин бит.

Алга таба бу хакта сүз куертмадык. Ахыры чиктә, эшмәкәрлеккә алыну алынмау һәр кешенең үз эше.

                          Алексейның киңәергә исәбе бар

Ә менә Алексей Токрановның хуҗалыгын киңәйтергә исәбе юк түгел. Аның ике улы, бер кызы бар шул (мин дә шаярам инде). Казанда яшәсәләр дә әтиләренең беренче ярдәмчеләре икән.Тел төбеннән аңлашылганча, улларының авылга кайтып әтиләренең эшен дәвам итәргә дә теләкләре юк түгел кебек. Тагын 10 гектар җирне межалау артыннан йөри ул. Йорты янындагы участокны да рәсмиләштереп терлек тораклары төзү турында хыяллана. Барысын да исәпләгән, чутлаган инде зирәк крәстиян. «Савым сыерларының баш санын кимендә 7-8 башка җиткерсәң генә ниндидер табышка өметләнеп була. Алар мул сөт бирсен өчен фәлән хәтле печән,фураж кирәк”. Барлык серләрен чишеп бетермик.Үзенә күрә “бизнес планы”әзер инде.

Авыл хуҗалыгын биш бармагы кебек белә Алексей. 30 елдан артык комбайн штурвалы артында. Башта колхозда эшләгән, хәзер Әнәс Гариповның крестьян-фермер хуҗалыгында.

Аның үз йорт яны хуҗалыгы да кечерәк бер бригада утарын хәтерләтә. Мине иң сокландырганы йорт янындагы корылмасы булды. Анда ашлык чистарту, калибрлау агрегаты да сыйган, тимерчелеге дә бар. Бер читтәрәк ашлыгы да саклана. Техника “паркы” да хәлле: “Беларусь» тракторы, Е-303 комбайны бар. Бакчаларында ни генә үсми. «Монысы хатыным Любаның тырышлык нәтиҗәсе инде»,- ди Алексей.  Дистәләп умарта оясы да урын алган. Барсына да ничек өлгерәләр диген син.

Җитештерелгән ит-сөт продуктларын шулай ук Казан каласына илтеп саталар икән. «15 еллап шәһәрне тукландырабыз»,- ди Алексей.

Без килгәндә тирә-якка очкын чәчтереп нәрсәдер эретеп ябыштыра иде. Терлек торакларын яңарту өчен баганалар әзерләп йөреше икән.  Әле сәгатенә, әле офыкта куерган болытларга күз ташлап торган Алексейны артык сораштырырга җөрьәт итмәдем. Печәннәр тезмәгә менгәч, ашлык ындырга кайткач, маллар кулга кергәч бер очрашып гапләшергә сүз куешып таралыштык. 

...Мәкаләне газетага әзерләп бетергәч, ике-өч кәлимә сүз алышканнан соңында ук ничектер күңелемә якынайган яңа танышларымның телефон аша булса да хәлләрен беләсе иттем: “Арумысез, карендәшләр!”

“ Ару, бик ару,шөкер!”,- диде Георгий.-Печәннәр кайтып урнашты. Гөрләтеп “Чук” бәйрәмен уздырдык.

 

Илгиз Җамалиев.

Автор фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus